Студентлар гто тапшыра

2016 елның 11 ноябре, җомга

Татарстанда урта һөнәри белем бирү учреждениеләре арасында “Хезмәткә һәм оборонага әзер бул” спартакиадасы бара. Аның өстәл теннисы төре буенча зона этабы Буада, ветеринария техникумында уздырылды.

Спартакиада тәртибе буенча Республиканың барлык колледжлары, техникумнары, училищелары 12 зонага бүленгәннәр, 3нче номерлы зонада  безнекеләр көч сынашты. Буа ветеринария техникумы, медицина училищесы студентларын һәм аларның Апастан, Тәтештән, Чүпрәледән килгән яшьтәшләрен район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Лилия Садретдинова сәламләде.

-Яшь спортчыларыбызны Буа җирендә күрүебезгә шатбыз. Һәрбер бәйге безне берләштерә, дуслаштыра, алга уртак максатлар куярга этәрә. Мин дә әлеге спорт дуслык бәйрәмендә барыгызга да ак көндәшлек, җиңүләр телим, - диде ул.

Аның сүзләренә бәйге кунаклары – Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Тимур Хәсәнҗанов һәм уенның төп хөкемдары Зөлфия Шаронова да кушылдылар.

Изге теләкләрдән соң ярыш алдыннан спортчы студентларның күңелен күтәрергә ветеринария техникумының “Антре” хореография төркеме биючеләре чыгыш ясады. Аннан ниһаять, 6 команда-ның егетләре-кызлары  төркем асларына бүленеп, көндәшләре белән көч сынаша башладылар. Спорт залы уртасына куелган өстәлләр артында ракеткаларны кысып тоткан яшьләр тирләп-пешеп шарчыкны җиргә төшермәскә тырыштылар. Бәйге 4 сәгатьтән күбрәк вакыт барды. Ахырдан иң көчлеләр өстәл артына басты. Алар арасындагы ярышта буалылар җиңде! Икенче урынны да башка районнарга бирмәдек – медицина училищесы кызлары көмеш медаль ияләре. Җиңүчеләрне яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсе начальнигы урынбасары Гөлия Козырева тәбрикләде, ул аларга Мактау грамоталары, кубоклар тапшырды. Уенның лидерларына – ветеринария техникумының яшь теннисчыларына – Зәйдә узачак финал уеннарында да шундый уңыш белән чыгыш ясап, спартакиаданың төп кубогын Буага алып кайтуларын теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International