Халыкара сукырлар көне

2016 елның 12 ноябре, шимбә

13 ноябрь – Халыкара сукырлар көне. Буа муниципаль районында да бу көнне игътибарсыз калдырмадылар. 11ноябрь көне Буаның досуг үзәгендә Халыкара сукырлар көненә багышланган тантаналы чара узды. Бу чарада Буа муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Л.Н.Садретдинова,Буа шәһәренең Пенсия фондының идарә итү башлыгы Җәләлов Р.Г. һәм иҗтимагый оешмаларкатнашты. Мондый очрашулар үткәрү мөһим нәрсә, аларның төп максаты җәмгыятнең сукырларга карата игътибарын җәлеп итү, аларның җәмгыять тормышында төрле яктан катнашу шартларын булдыру, белем һәм мәгълүмәт алу мөмкинлекләрен киңәйтү, мәшгүльлекләрен арттыру һәм гомумән тормыш шартларын яхшырту.

         Тантанадансын чакырылган 199 кешегә 10нар кг он тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International