Буада фән олимпиадалары башланды

2016 елның 14 ноябре, дүшәмбе

Мәктәп укучыларының Бөтенроссия һәм республика олимпиадаларының муниципаль этабы җомга көнне чуаш теле белән старт алды. Бүген 5 номерлы гимназиядә экология фәне буенча олимпиада уза. Бу атна ахырына кадәр төрле сыйныфлар укучылары үзләрен математика, тарих, география буенча, инглиз теленнән язмача һәм телдән сынаячаклар. Уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International