“Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз күзлегеннән” республика конкурсына быел Буадан ветераннарның район Советы рәисе Җәүһәрия Хөснетдинова тәкъдим ителде. “Ел хатын-кызы”на кандидат ниндирәк кеше соң ул? Шушы язмада ачыкларга булдык.
Җәүһәрия апа әллә кайдан килеп чыкты да, район тормышында “кайный” башлады. Юк, читтән килгән кеше түгел ул, ә үзебезнең Яңа Шәйморза авылы кызы. Тик озак еллар читтә яшәгән. Буага кайтып төпләнүенә берничә ел гына. Мо-ңарчы ул Мари Иле республикасының Волжск шәһәрендә һәм районында укытучы, мәктәп директоры, авыл Советы рәисе, депутаты һәм башка вазифаларында хезмәт куя. Гади хезмәт бурычларын үтәп кенә калмыйча, районның җәмәгатьчелек эшчәнлегендә дә актив катнаша. Волжсктагы “тормыш китабын ябып”, Буага кайткач та тынгысыз йөрәк иясе тик тора белмәде. Район газетасыннан пенсионерлар өчен компьютер курслары ачылганын укыгач, ирен Равил абыйны анда барырга кодалый башлый.
-Равил алдынгы карашлы кеше, гомер буе җитәкче урыннарда эшләде. Аның да заманадан артта каласы килмәде, бераз уйлагач, риза булды. Хәзер компьютер белеме ике-безгә дә ярап куя, - ди Җәүһәрия апа.
Нәкъ шушы курсларда алар ул чактагы вете-раннарның район Советы рәисе Николай Дементьев белән танышалар. Тора-бара Николай Иванович гаиләнең якын дустына әйләнә. Җәүһәрия апаның укытучы икә-нен белгәч, аңардан мәк-тәпләрдә укучылар алдында чыгыш ясар өчен лекцияләрнең текстын язарга ярдәм итүен сорый. Шулай итеп бергә киңәшеп эшли торгач, Җәүһәрия апа рәиснең уң кулына әверелә. Ә Николай Иванович аңарда үзенең алмашчысын кү-рә һәм шулай була да. Быел май аеннан бирле Җәүһәрия Хөснетдинова ветераннарның район Советы рәисе.
Көчле рухлы, кешеләр бе-лән тиз уртак тел табучан, төпле хатын булуын бер тапкыр гына расламады ул. Өйдә дә “ут” кебек, бер минут тик торганын күрмәссең, кай арада өен җыештырган, кай арада тәмле итеп гөбә-дия, чәк-чәген пешергән. Шуңа да ачык йөзле, уң-ган хуҗабикә өеннән ку-накларның өзелгәне юк. Ә кичләрен Равил абый белән элеккеге заманнарны искә төшереп, киләчәккә планнар корып, Буа урамнарын әй-ләнеп кайталар. Ә яңа көн тугач Җәүһәрия апа “эшлекле леди” ролендә – көне буе район һәм Казан җитәкчелеге бе-лән элемтәдә тора, җые-лышларга йөгерә, яшь бу-ын белән очраша. Өендә аның мондый тынгысыз эшен аңлаучы ир көтеп торгач, көне буе йөреп арганнары сизелми дә.
Ел хатын-кызы нәкъ менә шундый – барысына өлгерүчән булырга тиештер. Үзенең көчсезләрдән түгеллеген республика дәрәҗәсендә дә раслар әле ул. Уңышлар телибез!