Референдум узды җыелган акча нигездә юллар салуга тотылачак

2016 елның 21 ноябре, дүшәмбе

Үткән якшәмбе көнне район авыл җирлекләрендә үзара салым буенча референдум үтте. Анда халык актив катнашты.

Муниципаль район башлыгы урынбасары Зөлфия Сәйфетдинова әйтүенчә, ул быел да барлык 30 авыл җирлегендә узган. Моның өчен сайлау яшендәге яшәүчеләрнең 50 проценттан күбрәге катнашуы һәм аларның шулай ук 50 проценттан күбрәгенең үзара салымны кертүгә риза булуы кирәк. Ә референдумга кадәр һәр авыл җирлегендә үткәрелгән җыеннарда каралган мөһим мәсьәләләрнең кайберләре референдумга чыгарылган. Акча средстволары нигездә юлларны төзекләндерүгә тотылачак.

– Киләсе елда да үзара салымны өстәмә финанслау программасы буенча һәр җыелган бер сумга республика бюджетыннан дүрт сум өстәп биреләчәк. Ә алга таба бу санның кимүе дә бик мөмкин. Шуңа да быел кайбер авылларда яшәүчеләр  мондый стимуллаштыруны мөмкин кадәр максималь файдаланып калырга тырыштылар. Мәсәлән, Тимбай һәм Бик-Үти авыл җирлекләрендә килештерелгән җан башына сумма 500 сум, Яшевкада һәм Аксуда – 400 сум, Боерганда 350 сум тәшкил итә. Калганнарының барысында да диярлек 300 сумга тиң. Былтыр уртача сумма 200 сум иде, – ди Зөлфия Сәйфетдинова. Ә өстәмә финанслау бигрәк тә юлларны җәй айларында төзекләндереп, салып булырлык итеп үз вакытында  кайтсын өчен ашыга төшү зарур. Моның өчен авылда яшәүче 18 яшьтән өлкәнрәк һәр кешегә килештерелгән сумманы финанс оешмалары аша киләсе елның беренче кварталында күчерергә кирәк булачак. Ярдәмне алу гына түгел, ә ел ахырына кадәр акчаны эшкә “җигеп” бетерәсе дә бар.

Авыллар арасында средстволарны башка төр эшләргә юнәлтүчеләр дә бар. Мәсәлән, Кайбычта үзара салым акчасына су кертү проектын ясатырга планлаштыралар. Референдумга килгән 60 процент кайбычлы-ларның 90 проценты аны яклап тавыш биргән. Адав-Толымбай авыл җирлеге башлыгы Айгөл Хөсниева белдерүенчә, акчаны ике юнәлештә – Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларга куелган мемориаль комплексны төзекләндерүгә һәм юллар төзүгә файдаланырга уйлыйлар. Су белән тәэмин итү шулай ук Ырыңгыда иң мөһим мәсьәлә итеп танылган. Күшкедә исә коелар булдырачаклар. Башкалар белән чагыштырганда иң аз сумма – 150 сум бүгенге көндә иң төзек авылларның берсе булган Норлат авылында җыелачак. Биредә өйләргә су кергән, һәр урамда асфальт юлларны, зиратны алдагы референдумнарда җыелган акчага төзекләндергәннәр.

– Быел мәдәният йорты бакчасында урнашкан балалар мәйданчыгын төрле җиһазлар белән тулыландырачакбыз һәм авылда булган җиде коены төзекләндерәчәкбез, – ди авыл җирлеге башлыгы Гөлчәчәк Булатова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International