Мал табибы – кирәк кеше

2016 елның 25 ноябре, җомга

Унике авылны колачлаучы Ташкичү участок ветеринария пункты хезмәткәрләре республика программасы буенча төзелгән модульле бинага ярты ел элек күченгәннәр иде. Җылы, якты, кайнар суы да булган заманча участокта үзләренә эшләргә дә, ярдәм, киңәш сорап килүчеләрне кабул итәргә дә рәхәт.

– Янтугандагы ярымҗи-мерек бина белән чагыштырганда аерма җир белән күк арасы кебек. Мондый шартлар бар җирдә дә юк, – дип андагы кабул итү, операция, аптека, хуҗалык бүлмәләре белән таныштырды санитар Миңсылу Рәимова. Хәер, уңайлы даими эш урыннарын бик еш калдырып китәргә, юлда булырга туры килә аларга. Планлы эшләрдән әле терлекләрдән төрле анализларга кан алалар, әле авыруларга каршы вакциналар ясыйлар. Без анда барган көнне дә “Ак Барс Буа” агрофирмасының 2 номерлы “Дружба” филиалында мөгезле эре терлекләргә түләмә, эмкар, котыру авыруларына каршы мәҗбүри вакцина ясап кайтканнар гына иде. Элеккеге дүрт колхозны берләштергән филиалда һәм “Ямбулат” ярдәмче хуҗалыгында эш төгәлләнгәннән соң, шәхси хуҗалыкларга тотыначаклар. Котыру чире-нә булган вакцинаны эткә-мәчегә кадәр кадыйлар. Терлекләрнең, кош-кортның исәбенә чыга торган түгел. Ә төрле авыру-сырхаулар белән мөрә-җәгать итүчеләр күпме?! Шәхси хуҗалыгы булганнар да чакыра, “Дружба”, “Ямбулат” ветеринария табибларына да ярдәм итәләр.

– Монда инде көнне төнгә ялгарга да туры килә. Көз-кыш айларында бигрәк тә, чөнки хәзер сыерлар күпләп бозаулаган чор. Кайсы сыер бозаулагач аякка баса алмый, күп очракта бозаулатырга туры килә. Аяк, үпкә авырулары да күп. Барлык сыер асраучыларга киңәшебез бар – малларын ешрак прогулкага чыгарсыннар иде , – ди ветеринария табибы, пункт мөдире Радик Якупов.

– Халык аларга рәхмәтле. Моның ихластан булуын яхшы беләм. Ярдәм сорыйлар икән, төн уртасында да юлга чыгып китәләр. Хәзер бит рәхәт: кесә телефоныннан телә-сә кайчан шалтыратырга була. Мал тәмам аякка басканчы күзәтеп-сорашып торырга да онытмыйлар. Мондый мисалларны әллә никадәр китерә алам, – дип сүзгә кушылды Тимбай авыл җирлеге башлыгы Радик Вәлиев. Кыскасы, берьюлы акушер да, терапевт та, травматолог та булырга туры килә ветеринарларга. Сирәк булса да, авыллар халкы этләрне, мәчеләрне дәваларга да алып килә. Эре терлектән аермалы буларак, аларны җылы бинада карыйлар, уколлар кадыйлар, яраларын бәйлиләр. Беркайчан санлашмыйлар. Әнә, Миңсылу Рәимова бу көннәрдә фельдшер ролен үти – отпуск ялында булган  Фәрдәния Вәлиеваны алмаштыра. Автомобиль йөртүче Альберт Зиннә-туллов та һәрвакыт юлга чыгарга әзер. Бер минут буш вакытлары юк диярлек. Бу көнне дә бри-гаданың вакцина ясап кайтышын пункт янында аты белән Илсур Ибәтов көтеп тора иде. Малкае аксаган. Радик Якупов бе-лән ветеринария фельд-шеры Газинур Әхмәтов сәбәбен тиз ачыкладылар – тояк астына таш кергән. Чистарттылар да, атка бер-ике көн ял бирергә куштылар.

– Йортта терлек булгач, еш мөрәҗәгать итәргә туры килә. Булышмый калганнары юк, рәхмәт, – ди Илсур. Шушы көннәрдә атларны да түләмәгә каршы вакциналаштыра башлаячаклар. Бер эш икенчесенә ялганып кына тора. Кешелекне дәвалаучы табиблар безне озаттылар да, кулларына ветеринар сумкасын тотып кабат юлга кузгалдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International