Ат булмаса, трактор бар

2016 елның 30 ноябре, чәршәмбе

Исәк авылында яшәүче Ринат Садриевка техника “җене” кечкенәдән кагылган. Өченче сыйныфта укыганда ук беркем эшләтә алмаган мопедка “җан өргән” иде. Күптән түгел үзе трактор ясады.

– Мопедлы булып, бөтен урам малайларын кызыктырсам, аларны үз яныма җыюдан, бер утыртып әйләндерүдән кызык тапсам, трактор – тормыш таләбе. Авылда ат юк. Бәрәңге утыртырга, алырга, рәт араларын сызарга кирәк бит. Шуңа да үз техникамны булдырырга уйладым, – ди ул. Кем әйтмешли, конструкторы да, җыючысы да үзе. Каркасын тимердән эретеп ябыштырып ясаган, кайбер детальләрен, көпчәкләрен иске техникадан алган, моторы – мотоблокныкы. Сәгатенә 25 километр тизлек белән йөри.

– Сызымнарны Интернеттан да карадым, үземчә җайлаштырдым. Чөнки авыл бакчаларында борылып йөрергә уңайлы булсын өчен тракторның кыска булуы мөһим, – ди Ринат. Сукасы, тырмасы бар инде, хәзер чөгендер чәчкече, кар эттергеч ясарга уйлый. Һәрберсе үз урынына кирәк. Хыялында йөрткән әйберләре шактый әле. Аларны тормышка ашырыр өчен кечкенәсен булса да, кыру станогын да алган.  Ясаганнарын да санап бетерерлек түгел. Ишегалдында басып торган “ЗИЛ” автомобиленә дә кулы тигән – хәзер ул бензин түгел, ә дизель ягулыгы белән эшли, әрҗәсе дә яңа.

Үзе боларны тормыш та-ләбе дисә дә, хатыны Гөлшат иренең тимер-томырдан башка тора алмавын әйтә. 

– Ул күңеле кушканга эшли. Гаражыннан бер дә чыкмас иде. Эше дә, ялы да шул, кайвакыт ашарга да оныта, – ди Гөлшат. Хатын-кызларга хас булганча, азрак сукранса да, үзе дә еш кы-на иренең ярдәмчесенә әверелгәнен сизми дә кала. Күп нәрсәне икәү эшлиләр. Йортларында чит кешенең кадак какканы да юк. Бергәләп йорт-җирләрен яңарталар, яңасын җиткерәләр, җи-мерелгәнне төзәтәләр. Кызлары өчен дип тә тырышалар. Олысы Эльвира укып бетереп, эшли инде, төпчекләре Венера Казан мәдәният һәм сәнгать институтында белем ала. Җай чыккан саен авылга кайталар, булышалар.

Ринат сорап килгән кешегә ярдәм итми калмый. Бигрәк тә техниканың “телен” яхшы аңлый – чыгымчылавының сәбәбен бер карауда әйтеп бирә. Мәктәпне тәмамлап, һөнәр сайлар вакыт җиткәч тә, мәхәббәтенә хыянәт итми – руль артына утыра. Автомобильгә, тракторга идарә итә. Җай гына барган тормыш чәлпәрәмә килә дә яза. Моннан 15 ел элек көчле авариягә эләгә. Айлар буе урын өстендә яту чын газапка әверелгән аның өчен. Тимердән “җыйган” аягына баса башлагач та, беренче гаражына кергән. Хәзер дә һава торышы үзгәргәндә түзеп булмаслык сызланулары яраткан шөгыле белән онытылып торгандай була. Моның өчен никадәр ихтыяр көче кирәк булганын Ринат үзе генә беләдер. Тырышлыгы, алтын куллы булуы, гаиләсенең таянычы аңа авырлыкларны җиңәргә, алга барырга көч бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International