Карлы авылында махсус җиһазланган сугым пункты эшли башлады. Аны шәхси эшмәкәр Әхтәм Каймаков төзеде.
Ит сатуга таләпләр катгый
Исегезгә төшерәбез: ит җитештереп сатучы фермерларның, шәхси хуҗалыкларның ветеринария-санитария кагый-дәләрен, куркынычсызлык таләпләрен үтәвен тәэмин итү максатында Таможня берлегенең “Ит һәм ит продуктлары куркынычсызлыгы турында”гы техник регламенты гамәлгә кергән иде. Аның буенча сугым эшләрен бары дәүләт теркәве үткән һәм махсус җиһазланган җитештерү объектларында гына башкарырга ярый. Шулай ук ит продукциясенә һәм башка сугым продуктларына әйләнешкә кертер алдыннан ветеринария-санитария экспертизасы үткәрелергә һәм келәймә сугылырга тиеш. Һәр продукциянең ветеринария һәм товар озатуы документлары булуы да мәҗбүри. Сугым пунктына карата да таләпләр билгеләнгән. Анда цех торак пунктлардан 300 метр, терлекчелек биналарыннан 1 километр ераклыкта урнашырга, койма белән әйләндереп алынырга, анда канализация, суүткәргеч булырга, мәйданчык үзе берничә өлештән торырга тиеш дип язылган. Карлыда ачылган сугым пунктында өстә әйтелгәннәр ни дәрәҗәдә үтәлгән? Моны урынга барып ачыкладык.
14 миллион сумга төшкән бина
Берничә таләпнең төгәл үтәлгәнлеге ярылып ята – сугым цехы авылдан читтә, кырда урнашкан, койма белән әйләндереп алынган. Калганнары, тө-гәлрәге койма “артындагылар” һәм эшнең ничек оештырылуы турында пункт хуҗасы Әхтәм Каймаков үзе таныштырды.
– Цехта әле эш башланып кына килә. Иң мөһиме – моның өчен рөхсәт бар. Әле шушы көннәрдә генә Татарстанның Министр-лар Кабинетының баш ветеринария идарәсе белгечләре аттестация үткәрделәр. Комиссия мондый пунктларның республикада санаулы гына булуын ассызыклады, – ди ул. Аның озатуында 500 квадрат метр мәйдан биләгән бина буйлап сәяхәтне театрдагы кебек “кием элгеченнән” башладык. Аерма шунда – аяк киемнәребезне дезинфекцияләүче эремә сеңдерелгән “губкага” сөртеп кердек. Эшчеләр биредә урам киемнәрен салып, эш киемнәрен кияләр. Шунда ук душ бар. Алга таба хуҗа кер юу машинасы да алып куячак. Моның өчен барысы да әзер. Краннардан салкын гына түгел, кайнар су да ага. Бина электр белән ягып җылытыла.
– Диварны өйгәндә ике кирпеч арасына җылыны яхшы саклый торган материал куеп калдырдым, әлегә электр мичне берничә сәгать кабызып алу да җитә, – ди Әхтәм. Танышуны дәвам итәбез. Цехның җылытылмаучы өлеше – сугымга китерел-гән терлекләрне кабул итү мәйданчыгы. Зур йөк автомобиле бе-лән килүчеләргә, кечке-нәсендә булучыларга аерым капка ясалган. Машина әрҗәсеннән төш-кән терлек кырыйга тайпылмый гына тимер торбалар белән бүленгән лабиринттан эчкә – махсус бокска керә. Анда махсус пистолет белән “тынычландырганнан” соң малны чалалар һәм асылмалы юлга элеп куялар. Әхтәм Каймаков әйтүенчә, барысы да хәләл продукция таләпләренә җавап бирә. Терлекнең эчке органнарын чистарту һәм юу өчен аерым бүлмә, анда кирәкле барлык җиһазлар, эш кораллары бар, түшкәне электр пычкысы белән бүләләр. Аннан асылмалы юл белән итне суыту бүлмәсенә кертә. Автоматлаштырылган цехның егәрлеге тәүлегенә 10 баш мөгезле эре терлек һәм 8 баш ат суюга исәпләнгән. Сүз уңаеннан, әлегә кадәр шәхси эшмәкәр цехта үз терлекләрен генә суйган. Сугым өчен алып кайткан малларны ул вакытлыча шунда ук, аерым бүлеп куелган кардада асрый. Урам якта суыткыч контейнер да бар – бу шулай ук регламент таләбе. Җыеп әйткәндә, ветеринария-санитария, куркынычсызлык тәләпләрен саклау өчен барлык шартлар тудырылган – идәндә шомартылган бетон, диварга керамик плитәләр ябыштырылган, канализация бар, җылы вакытта территориягә ке-рүче автомобильләр дез-инфекцияләү барьеры аша уза. Терлекләрен суярга алып килүчеләр бар эш процессын икенче каттан торып тәрәзәдән күзәтә алачак. Шунда ук ял бүлмәсе, бухгалтерия урын алачак. Сугым продукциясенең сыйфатын тикшереп, тиешле документлар тутыручы һәм бирүче ветеринария белгеченең үз бүлмәсе. Ул компьютер һәм башкалар белән җиһазланган.
– Уңайлыклар тудыру эшләрен алга таба дәвам итәчәкбез, – ди хуҗа. Ә заман, бигрәк тә регламент таләпләренә җавап бирүче район өчен мөһим булган әлеге объектны төзү өчен ике ел вакыт киткән һәм 14 миллион сумнан күбрәк акча тотылган. Егерме ел итчелек белән шөгыльләнүче эшмәкәр барысын да үз хисабына башкарган, читтән ярдәм алудан баш тарткан.
– Цех вакыт белән үзен аклаячак. Эш процессын өйрәнеп җиткерергә генә кирәк, – ди ул.