Шәһәрнең Ял үзәгендә һәр көнне 10 һәм 14 сәгатьләрдә физик мөмкинлекләре чикләнгән затлар өчен үзебезнең илдә төшерелгән кинофильмнар күрсәтелә башлады. Әлеге акция 10 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Ә һәр айның 7нче числосында 14 сәгатьтә өлкәннәргә шулай ук түләүсез фильмнар карау оештырылачак. Керү ирекле.