Теләгән һәр кеше эшләргә тиеш

2016 елның 7 декабре, чәршәмбе

Теләгән һәр кеше эшләргә тиеш

Шушы көннәрдә шөгыль үзәгендә физик мөмкинлекләре чикләнгән затларны эшкә урнаштыру темасына сөйләшү үтте. Чираттагы очрашуга районның дүрт оешма-предприятиесенең кадрлар белгечләре чакырылган иде.

Болар – “Буа икмәк заводы” чикләнгән җавап-лылыклы җәмгыяте, “Ак Барс Буа” җәмгыятенең 4 номерлы филиалы, “Кыят” ачык акционерлык җәмгыяте, Килдураз авылындагы балалар санаториесе” дәүләт унитар учреждениесе.  Әлеге оешма-предприятиеләр-дә эшләүче сәламәтлек-ләре чикләнгән граждан-нар саны тиешледән азрак.  Ә Татарстан Респуб-ликасының Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының 2016 елның 5 сентябреннән га-мәлгә ашырылучы 3 номерлы карары нигезендә 35 һәм аннан күбрәк ке-ше эшләгән һәр оешма-предприятие эшкә сә-ләтле инвалидны эшкә урнаштырырга бурычлы. Киләсе елга  районга җит-керелгән квота саны җиде кешегә тиң.

-Һәр оешмада да сәла-мәтлеге чикләнгән зат башкарырлык хезмәт урыны бар. Аларны уңайлы итү өчен хөкүмәт тарафыннан инвалид өчен ки-рәк булган җиһазлар сатып алуга акчалата ярдәм дә күрсәтелә. Кыскасы, җитәкчеләр, ничек булса да, әлеге категориягә караган затларны ел дә-вамында квота буенча шөгыльле итәргә бурычлы. Жаваплы затлар административ җаваплылыкка тартылачак, - дип кат-кат кисәтте Рәсим Абитов ул көнне җыелышта катнашкан белгечләрне. Аның әйтүенчә, быел үзәккә физик мөмкинлеге чик-ләнгән унбер кеше чиратка баскан. Шуларның бишесе даими эшкә урнаштырылган. Калган алтысына оешма-предприя-тиеләрдә ел дәвамында  алар башкара алырлык хезмәткә вакансияләр булмаган. Директор монда да проблемадан чыгу юллары булуын ассызык-лады.

- Ел саен бездә исәптә торучыларны үзләре телә-гән очракта башка һөнәргә түләүсез укытулар оештырыла.  Беренче чиратта – сорау күбрәк булган  белгечлекләргә. Бу очракларда да иң элек инвалидларны эшле итәргә тырышабыз, - диде ул.

Эш бирүчеләргә инвалидны эшкә алганда аңа хезмәт урынында уңайлыклар булдыру һәм җиһазлар сатып алу өчен чыгымнарны каплауга республика бюджетыннан акча средстволары бүлеп бирелү турында үзәк белгече Рәзинә Усманова сөйләде. Аның сүзләренчә, әлеге сумма быел да үзгәрмәде – ул 72 мең 690 сум тәшкил итә. Әлеге программа Татарстанда берничә елдан бирле реализацияләнә. Районда акчалата ярдәмнән файдаланучылар саны ар-та бара. Акчаны файдалану тәртибе элеккегечә – аны инвалид өчен компьютер, эш өчен кирәк булган башка җиһазларга тотарга мөмкин. Эш урыны даими булырга тиеш. Өч елдан соң җиһазлар эш бирүченеке булып саналачак. Белгеч әлеге мөм-кинлекләрдән файдаланырга чакырды.

Рамилә Әхмәтова, шәхси эшмәкәр:

Тегү цехы ачканыма 4 елга якын. Берничә ел элек сәламәтлеге какшаган тегүчене эшкә алган идем. Миңа бу очракта акчалата ярдәм алу мөмкинлеге булуын әйттеләр. Хезмәткәр бе-лән бергә килешеп, эш өчен кирәк булган тегү җиһазлары сатып алдык. Беркүпмедән соң тагын бер тегүче эш сорап килде. Ул да авыру сәбәпле инвалидлык төркемендә. Аңа да яңа җиһазлар сатып алдым. Бу җиһазлар алар өчен бик уңайлы. Күп көч таләп итмиләр, тавышлары да юк.  Үзлә-ре дә барысыннан да бик канәгать булуларын әйтәләр. Мин әлеге программаларны хуплыйм. Кирәкле белгечле булу өстенә, эш кораллы булу мөмкинлеге дә бар. Минем өчен иң мөһиме – эшләргә теләгән кешене эш белән тәэмин итү.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International