Озакламый базарларда Яңа ел бәйрәменең төп бизәге – тере чыршы-нарат сата башлаячаклар. Сатучылар аларның безнең урманчылыкларда үстерелгәннәре белән бергә, күрше регионнардан – Марий Эл, Удмуртия Республикаларыннан, Киров, Ульяновск өлкәләреннән кертелгәннәрен дә тәкъдим итәчәкләр. Белгечләр аларны алганда игътибарлы булырга кушалар.
“Россельхознадзор”ның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең дәүләт инспекторы Раил Әбүзәров әйтүенчә, әлеге субъектлар территорияләрендә карантинлы куркыныч урман корткычлары чыганаклары булу сәбәпле, моның белән әлеге бөҗәкләрне республика территориясенә кертү куркынычы туа. Яңа ел чыршыларын карантинлы фитосанитар зоналардан алып чыгарга теләүче эшмәкәрләр аларның фитосанитар куркынычсызлыгын “Россельхознадзор”ның әлеге регион җаваплылык зонасына керүче территориаль идарәсе бирүче карантин сертификаты белән расларга тиешләр. Дәүләт инспекторы сатып алучыга иң беренче чиратта сатучыдан әлеге документның булу-булмавы белән кызыксынырга, “урман гүзәлләрен” теләсә кайдан сатып алмаска, бәйрәм узганнан соң агачларны юк итәргә чакыра. Ә агачның тулаем торышы турында аның кәүсәсеннән белеп була. Чыршының кәүсәсе тигез һәм туры, ярыкларсыз булырга тиеш. Агачны киселгән урыны белән җиргә сукканда инәләре коелу, сабагы сыну, аларның кәүсәгә таба бөгелгәнлеге аның күптән киселгәне турында сөйли. Яңа киселгән агачның сабаклары өскә үрләргә, төсе ачык яшел булырга, ылысын кулда уып караганнан соң анда сумала исле ылыслы матдә калырга тиеш. Сәламәт агачның кәүсә диаметры 10 сантиметрга хәтле булса яхшы. Әгәр дә ул нәзек һәм чыршы үзе кечкенә түгел икән, димәк ул авыру булырга мөмкин.
“Россельхознадзор” белгечләре зарарланган, тиешле документлары булмаган агачларны сатуга чыгармау максатында чыршы базарларына рейдлар оештырачаклар. Төрле сораулар килеп туганда (843) 277-69-26 телефон номеры буенча “Россельхознадзор” идарәсенә шалтыратырга мөмкин.