Әтисе үрнәгендә
“Ак Барс Буа” агрофирмасының 4 номерлы филиалының “Гигант” бүлекчәсендә уңган хезмәтчәннәр күп. Анда барган саен сокланып кайтам.
Бу юлы хуҗалыкның баш агрономы, хисапчысы Владимир Чашкин белән аралаштым. Күптән беләм: Боерган авылында Чашкиннар гаиләсе иң уңганнарның, хөрмәт-леләрнең берсе. Хатыны Валентина да авыл ху-җалыгында хезмәт куя, ындыр табагында склад мөдире булып эшли. Владимир урта мәктәпне тәмамлагач, Тәтеш авыл хуҗалыгы техникумында агроном белгечлеге ала. Өч ел диңгез флотында су асты көймәсендә хезмәт итеп кайткач, язмышын туган авылы белән бәйли.
-Үземә кирәкле, күңелемә хуш килгән һөнәрне сайлап авылда эшкә калдым,- ди Владимир. Агроном булып китүе дә очраклы түгел. Әтисе Александр Васильевич РСФСРның атказанган агрономы бит. Аннан күп нечкәлекләргә өйрәнеп калды. Икенче укытучысы, төп киңәшчесе хуҗалыкның ул чактагы баш агрономы Билалетдин Җамалетдинов булды. Бүген дә ул аны оста оештыручы буларак сагынып искә ала.
-Бик төпле, зирәк акыллы, үз хезмәтенә зур җаваплылык белән караучы, чын җир кешесе иде, - ди Владимир укытучысы турында.
Аның белән бергә басу-ларның уңдырышлылы-гын арттыруга, чәчүне үз вакытында башкаруга, чәчү әйләнешен саклауга, технология таләпләрен үтәүгә, чәчүлек материалларын яңартуга игътибар бирделәр. Владимирның менә шуларны кайгырта-кайгырта эшләвенә 32 ел вакыт узып киткән.
-Үз һөнәрен намус белән башкара безнең Владимир Александрович. Кырчылыкта агротехник чараларның үз вакытында сыйфат белән үтәлүе аның тырышлыгы нәтиҗәсе,- ди филиал директоры Мөнип Хөсәенов.
Механизаторлар белән киңәшләшеп эшлиләр. Шуңа күрсәткечләре дә яхшы. Һәр елны бөртекле-кузаклы культуралардан тотрыклы уңыш алына биредә. Быел да көзге культураларның һәр гектарыннан уртача 38 центнер уңыш җыеп алганнар. Боерганда һәр гектар җир көзен туңга сөреп калдырыла. Быел да әлеге мөһим агроэшнең үтәлешен үз контролендә тотты.
– Бездә көчле механизаторлар, “К-744” тракторчысы Алексей Проворов кебекләр хезмәт куя,- ди Владимир. Алексей смена саен 18-20 гектарда туфрак эшкәртте. Бүген аның хезмәт урыны – машина-трактор паркы. Тагылма җиһазлар саклауга куелган. Евгений Сапожниковка тырмаларны төзекләндерү йөкләнгән. Ул тимерче эшен дә оста башкара. Агроном исә бү-ген башкарылганга шатланып, киләсе ел уңы-шына да зур өметләр баглый.