Волейболчы ир-егетләр кабат пьедесталда

2016 елның 8 декабре, пәнҗешәмбе

Волейболчы ир-егетләр кабат пьедесталда

Үткән атна ахырында буалы волейболчы егетләр “Спартак” физкультура-спорт җәмгыяте кубогына ярышлардан призлы урын алып кайттылар.

Безнекеләр анда авыл районнарыннан иң көч-леләрнең берсе буларак чакырылган иде. Алар көчләрен зона бәйгелә-рендә җиңеп чыккан Казаннан ике һәм Әлмәт командалары белән сынадылар. Нәтиҗәдә әйләнеш системасы белән барган уенда буалылар ике очрашуны 2:0 исәбе белән отып, финалда Казанның “Татнефтепродукт” командасы белән очраштылар. Волейбол Федерациясе президенты Кубогына ярышларда промышленность предприятиеләре арасында икенче урын яулаган командага 1:2 исәбе белән оттырдылар һәм икенче урын яуладылар.

– Ике ел рәттән әлеге бәйгедә өченче булган идек, – ди тренер Марат Вәлиуллин. Нигездә Адав-Толымбай авылы егетләреннән торган команда шушы көннәрдә Минзәләгә авыл районнары арасында үткәрелүче ин көчлеләр кубогы ярышларына юл алачак. Анда хатын-кызлар командасы да катнаша. Уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International