Яңа ел алдыннан ана капиталы дәүләт сертификаты тапшыру тантанасы узды

2016 елның 9 декабре, җомга

Яңа ел алдыннан ана капиталы дәүләт сертификаты тапшыру тантанасы узды

 

2016 елның 8 декабрь аенда Буа муниципаль районы ГХАТ бүлегендә ана капиталы дәүләт сертификаты тапшыру тантанасы узды. Ике һәм аннан да күбрәк бала алып кайтучы дүрт гаиләгә, ана капиталы сертификаты бирелде. Тантанада пенсия фонды җитәкчесе Рәфыйк Гали улы Җәләлов һәм “Россельхозбанк” җитәкчесе Резедә Рафаил кызы Хәйруллина катнашты. Җирле пенсия Фонды җитәкчесе гаиләләргә бәхетле тормыш, сабыйларга саулык, бәхетле гомер теләде. ГХАТ бүлеге начальнигы Эльвира Радик кызы Шагалиева килгән кунакларга зур бәхетләр, балаларга һәм әниләренә сәләмәтлек теләп, киләсе Яңа еллар белән котлады .

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International