Буалы спорт сөючеләр, әзерләнә торыгыз: тиздән Яңа ел бәйгеләре узачак

2016 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

Алар икенче атна ахырында, 24 декабрьдә булачак. Бу көнне чаңгыда шуарга яратучыларны Наратлык урманына чакыралар. Биредә 10 сәгатьтә “Кыш бабай” призларына чаңгы ярышлары булачак. Җиңүчеләр алты яшь төркемендә ачыкланачак.

Ә иртәнге 9 сәгатьтә берьюлы ике спорт залында волейбол бәйгеләре башланып китәчәк. “Юность”та Петр Уткин истәлегенә хатын-кызлар командалары, “Яшьлек”тә Владимир Гусаров истәлегенә ир-егетләр командалары арасында районара турнирлар  узачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International