Буаның иң оста авиамодельчеләре кемнәр?

2016 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

Мәктәптән тыш эшләр үзәгенең М. Вахитов исемендәге гимназия каршында эшләп килүче “Икар” берләшмәсендә шөгыльләнүчеләр Рамазан Исхаков, Ленар Корбанов, Әбүбәкер Сәйфетдинов һәм җитәкчеләре Рифкать Галәтдинов шушы көннәрдә Зәйдә авиамодель спорты буенча ачык ярышта катнашып кайттылар. Шәхси-команда беренчелеге FIN һәм FIN-150 халыкара класслы планерларның залда очырылучы модельләре классы буенча үтте. Шәхси зачетта өлкәннәр арасында FIN классында Рифкать Галәтдинов беренче, укучылар арасында шушы ук класста Ленар икенче урын алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International