Буада хәйрия концерты узды

2016 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

Кичә район мәдәният сараенда инвалидлар декадасын тәмамлап, хәйрия концерты узды. Чарага килгән барча буалыларны район мәдәният бүлеге начальнигы Мөдәррис Гайфуллин сәламләде.

-Әлеге чара ел саен үткәрелә. Узган елларда без аны Яңа елга багышлап әзерләсәк, быел инвалидлар декадасын йомгаклау максатында оештырдык. Рәхмәт килгәнегезгә, - диде ул.

Концертта район мәдәният йорты каршында эшләп килүче үзешчәннәренең, һәвәскәрләренең, хореография коллективларының чыгышлары залдагы халыкка бик ошады. Чараны оештыручылар әйтүенчә, концерттан җыелган акча инвалид балаларга кирәк-яраклар алыр өчен тотылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International