“Кәҗүл читек” буалыларга гран-при китерде

2016 елның 15 декабре, пәнҗешәмбе

Шәһәрнең 5 номерлы гимназиясенең 6 “Б” сыйныф укучылары Гаяз Исхакыйның “Кәҗүл читек” хикәясен сәхнәләштереп, “Сәйяр” I республика балалар һәм яшүсмерләр театрлары фестивалендә гран-при яуладылар.

Спектакль уйнау ошый

“Кәҗүл читек”не сәхнәгә куйган алтынчыларның сыйныф җитәкчесе, гим-назиядә рус телле балаларга татар телен укытучы Люция Исхакованың һәм балаларның зур шатлыкларын без дә уртаклаштык.

– Безгә спектакль уйнау бик ошый, – диләр Ильвина Әхмәдуллина, Лилия Хәсәнова, Илфат Исмәгыйлев, Ками-лә Җиһаншина, Марат Хәлилов, Айгөл Мөхәм-мәтҗанова бер авыздан. Бу бер арттырусыз шулай. Бер дә ялындырып тормадылар,  тиз генә сәхнә киемнәрен киделәр дә, актлар залы сәхнәсенә чыктылар. Тамашачылар бармак белән санарлык кына булса да, ничек тиеш шулай – бар шартына китереп, рольгә кереп уйныйлар. Әби-бабай, әти-әни ролен балалар башкара димәссең. Шунысы да мөһим – геройларының кичерешләрен аңлыйлар, сәхнәдә үзләрен иркен тоталар, саф татарча  сөйлиләр. Укытучылары нәкъ  шул максатларда  сыйныфтан соң чара өчен спектакльне сайлый да. Ә “Кәҗүл читек”не яшь үзенчәлекләренә туры килгәнгә ала. Әле сценарийны да үзе яза – әзерен табу мөмкин түгел.

– Шул чагында ук роль-ләрне кем башкарачагын күз алдыма китердем. Укучылар да бик теләп ризалаштылар, – ди Люция Тәүфыйковна. Шулай итеп, узган елның уку башында репетицияләрне башлап та җибәрәләр.

Җиңү “Ният”тән башланган

Язга чыккач, спектакль белән “Ният” конкурсында катнашып икенче урын алдылар. Ильвина “Иң яхшы хатын-кыз роле”, Илфат  “Икенче пландагы иң яхшы ир-ат роле” исемнәренә лаек булдылар. Анда ук фестивальнең жюри рә-исе – Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Исламия апа Мәхмүтова гим-назиялеләрне аерым мактаган иде. Спектакльне укытучы истәлеккә дип видеога төшерде. Ә аның быелгы уку елы башында кирәге дә чыгып куйды. “Сәйяр”нең читтән торып турына аны иң соңгы көнне җибәрәләр. Зона турына, аннан финалга үтәләр. Анда инде 5 минутлык чыгышларын  Кәрим Тинчурин театры сәхнәсендә уйныйлар. Театр әһелләреннән торган жюри каршында гына түгел, ә Тинчурин артистлары һәм Татарстанның  Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов алдында да. Диплом, кубок һәм бүләкне дә министр кулыннан алалар. Берәр призлы урынга өметләнсәләр гран-при ук булыр дип уйламыйлар.

–  Шулкадәр шатландык, – диләр.  Ә  Исламия апа монда да буалыларның уеннарын мактый һәм малай (Айгөл) кигән чапанга соклана.

– Мондый чапан Тинчурин театрында да юк, – ди.  Ә ул Люция Тәү-фыйковна өчен дә Сә-мәркандта яшәгән ту-ганнарының кадерле бү-ләге ул. Тагын әбисенең сандыгы, күлмәге-яулыгы да сәхнәгә “чыга”. Балалар да сандык актаралар. Читек-кәвешне Гөләндәм апа  Хәмитова  бүләк итә.

– Шуңа да бу җиңү безнеке генә түгел. Мәктәп җитәкчелеге дә хуплады. Зона ярышлары алдыннан Буа театры артисткасы Әминә апа Шә-рәфетдинова киңәшлә-рен җиткерде. Былтыр балалар белән ре-петицияләрне ул чакта гимназиядә курчак театры түгәрәге алып барган Гүзәл Салаватова да  берничә тапкыр үткәрде, – ди укытучы.

 Балалардан киләчәктә кем булырга теләүләрен дә сорадык. Сәхнәнең хобби булып калачагын әйтә алар. Илфатның сәнгать юлыннан китү теләге бар. Ул сыйныфта әлегә  иң титуллысы – шигырь сөйләү остасы буларак “Созвез-дие-Йолдызлык”та, “Дулкыннар” республика бәй-гесендә җиңүләр яуларга өлгерде. Ә коллектив “Өч дуңгыз баласы” курчак спектакле белән “Иделкәем” бәйгесенең “Өмет”, Туфан Миңнуллин исемендәге республика конкурсында Әмирхан Еникиның “Мәк чәчәге” әсәре белән “Киләчәк” но-минацияләрендә җиңде. Менә шундый оста алар. Киләчәктә дә уңышлар юлдаш булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International