КВАЛИФИКАЦИЯЛЕ БЕЛГЕЧЛӘР КИРӘК

2016 елның 16 декабре, җомга

Квалификацияле белгечләр кирәк

Бүген авыл хуҗалыгы үсештә. Куллануга заманча технологияләр кертелә. Яңа техникалар алына. Бу тармакта эшләү өчен югары белемле белгечләр таләп ителә. Ял үзәгендә чыгарылыш сыйныфлар укучылары, аларның әти-әниләре белән очрашу да яшьләрне авылга тарту максатында оештырылды.

Анда муниципаль район башлыгы вазифаларын башкаручы Илдар Еремеев, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Николай Титов, Казан аграр университеты, ветеринария медицина академиясе проректорлары катнашты.

–Бүген авыл хуҗалыгы тармагында эшләргә төрле белгечләр кирәк. Сезнең алда гомерлеккә дөрес һөнәр сайлау бурычы тора. Белгечлекне ерак бармыйча Казан шәһәрендә урнашкан югары уку йортларында алып була. Авыл хуҗалыгына Хөкүмәтебез, Президентыбыз тарафыннан зур ярдәм күрсәтелә,- диде Николай Титов.

Вузларның матди-техник базалары яңартыла. Студентлар чит илләрдә стажировкалар уза. Галим-нәрнең фаразлавынча, киләсе 10 елда фән өлкә-сендә күп үзгәрешләр көтелә. Шул исәптән авыл хуҗалыгы өлкәсендә дә. Билгеле, алда торган бурычларны югары квалификацияле белгечләрсез тормышка ашыру мөмкин түгел.

– Сездә уңышлы гына эш-ләп килүче җәмгыятьләр, фермер хуҗалыклары, яшелчә үстерүчеләр бар. Аларга да югары белемле ветеринарлар, агрономнар кирәк,- дип өстәде Николай Леонидович.

Аннары сүзне тормышларын авыл хуҗалыгы белән бәйләгән яшь белгечләр, югары уку йортларында укучы студентлар алды. Буа егете Фәнил Вәлиев шәһәрнең М. Вахитов  исемендәге гимназиясен тәмамлагач, “Авангард” җәмгыяте юлламасы буенча Казан аграр университетының агрономия факультетына укырга кергән.

–Әлеге һөнәрне сайлавыма үкенмим. Сез дә бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып, безгә укырга килегез,- диде ул  чыгарылышларга мөрәҗәгать итеп.

Рус Киштәге авылы егете Александр Грачев сәх-нәгә күтәрелеп чыгыш ясый башлагач, аның ирешелгәннәренә сокланып берничә тапкыр алкышлап алдылар. Югары белемле белгеч буларак, 3 елдан бирле “Кыят” җәмгыятендә инженер булып эшли. Урып-җыю чорында комбайн штурвалы артында ул. Быел 3300  тонна ашлык суктырган. Гөлшат Вәлиуллина да кү-ңеленә ошаган һөнәрне сайлаган. Ул булачак мал табибы.

Әлеге тармакта эшләүче-ләрнең айлык хезмәт ха-ы бик түбән, хезмәт шартлары да мактанырлык түгел дип әйтүчеләр белән һәрвакытта да килешеп булмый. Киләчәкне күзаллап эшләүче хуҗа-лыклар җитәкчеләре үзләренә кирәк булган белгечләрне алдан әзерли, аларны төрле югары һәм урта һөнәри уку йортларында акча түләп укыта. Алга китеп шуны да әйтәсе килә. Язманы басмага әзерләгәндә бер-ничә хуҗалыкның кадрлар белгечләренә шалтыратып:

– Сездә хуҗалык хисабыннан белгечләр укытуга игътибар биреләме?- дип сорагач:

–Бездә андый теләк белдерүчеләр әлегә кадәр табылмады,- дигән җавап та ишетергә туры килде. Ә бәлки алар килгәнне көтәргә түгел, ә эзләргә, тәкъдим итәргә,  төрле югары уку йортлары белән тыгыз элемтәдә торып эшләргә кирәктер?!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International