ПОЛИЦИЯДӘН БҮЛӘК – ТЕЛЕВИЗОР

2016 елның 16 декабре, җомга

Полициядән бүләк – телевизор

Шәһәрнең 5 номерлы гимназиянең 11 сыйныф  укучысы Ангелина Брюханова Татарстан Эчке эшләр министрлыгы оештырган “Ел лицейчысы-2016” республика конкурсында призлы урын яулады.

Җиңү өчен мондый зур бүләк алу бер шатландырса, икенчедән, Ангелина мәктәпне тәмамлагач, нинди һөнәр сайлаячагын хәзер төгәл белә – ул полиция хезмәткәре булачак! Аңа моны ачыкларга ярдәм иткән  конкурста катнашырга көтмәгәндә тәкъдим иттеләр.  Ул бераз каушап калды – ни дисәң дә, республика күләмендәге бәйге бит. Әмма гимназия директоры урынбасары Рәисә Нурлаева  кирәкле сүзләрне тапты – Ангелина җиң сызганып конкурска әзерләнә башлады. Спорт белән кечкенәдән дус булган, бу өлкәдә җиңүләргә ирешкән кыз көн дә диярлек йөгерде, көч күнегүләрен ясады, марш атлады. Аны физик яктан әзерләргә район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре дә зур көч куйдылар. Ә бәйгенең икенче өлешенә – ил, Россия эчке эшләр министрлыгы тарихлары буенча сорауларга җавап табуда укытучылары да булышты. Өч атна шулай сизелми дә узып китте. Казанга, “Динамо” спорт үзәгенә  көчен, җитезлеген һәм белемен сынарга барганда да нык дулкынланды ул. Аларны – республиканың 29 районыннан килгән катнашучыларны Татарстан Эчке эшләр министры урынбасары, генерал-майор Дамир Диниуллов, ведомствоның шәхси состав белән эшләү  бүлеге начальнигы, полковник Фәрид Сафиуллин сәламләделәр.

– Мин чын генералны якыннан күрүемә бик шатландым. Җиңмәсәм дә, кайгырмаган булыр идем – мондый очрашу үзе бүләк бит! – дип сокланып сөйләде Ангелина.

“Погонлы” бәйге хуҗаларының җылы сәламләвеннән соң, ярыш башланып киткән. Ангелина спорт ярышларында, стройда йөрүдә сынатмаган. Хәтта,  36 метрны 9 секундта йөгереп үтеп, беренче нәтиҗә күрсәткән. Ә конкурсның соңгы этабында 9 сорауга 24 секунд эчендә җавап биргән. Барысына да дөрес итеп!  Әлеге күрсәткечләр аңа гомуми зачет буенча өченче урынны яуларга мөмкинлек биргән дә инде.

– Җиңүем һәм телевизор бирүләре хакында беренче булып абыем Димага әйттем. Ул мактауга саран кеше, ә бу очракта берничә тапкыр “молодец” диде. Күңелем тагын да күтәрелде, өйгә кайткач әти-әнием дә бик шатландылар. Мине бәйгегә әзерләгән район эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре, туганнар, дуслар, укытучылар  котладылар,– ди  Ангелина “йолдызлы сәгате” турында.

Хәзер кыз еш кына эчке эшләр системасы эшчәнлеге хакындагы мәгълүматларны интернеттан укый, полицейскийларның авыр һәм мактаулы хезмәтенең нечкәлекләренә төшенергә омтыла. Киләчәктә аларның коллегалары булачак бит ул! Хыялларың чынга ашсын, Ангелина!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International