Алар республиканың 14 эре шәһәре муниципаль хезмәткәрләрен үз эченә алган беренче төркемдә көч сынадылар һәм гомуми нәтиҗәләр буенча алтынчы урын яуладылар. Былтыр сигезенче булган иделәр. Аерым бәйгеләрдә: бадминтонда беренче, чаңгы ярышында – бишенче, мини-футболда, шахматта һәм өстәл теннисында – җиденче, йөзүдә һәм җиңел атлетикада – сигезенче, волейболда тугызынчы булдылар. Бадминтонда җиңүне Азат Алимов, Венера Аглуллина, Владимир Храмов китерделәр. Чаңгы ярышында Рәүф Йосыпов, Андрей Стрелков, Ирина Никитина, Алсу Таҗетдинова яхшы нәтиҗә күрсәттеләр.