Буага грипп килдеме әле?

2016 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

Республикада инде грипп йоктыруның сигез очрагы теркәлгән. Лаборатор тикшерүләр авыручыларның (H3N2) штаммлы сезон вирусы белән чирләүләрен ачыклаган. Бу хакта бүген   Роспотребнадзорның Татарстан буенча идарәсе ңитәкчеме Марина Патяшина җурналистлар белән очрашуы вакытында хәбәр итте. “Соңгы атнада грипп вирусын ОРВИ белән аваыручылардан аера башладык. Сигез очрак ул барлык лаборатор тикшеренүләр үтүчеләрнең өчтән бере. Грипп тиздән киләчәк, моңа әзер торырга кирәк”,- диде ул. Республиканың баш санитар табибы гриппка каршы вакцина салдыручыларга борчылырга кирәкмәвен әйтте. Чөнки әлеге вирус штаммы быелгы вакцина составына кертелгән. Ә гриппка каршы вакцина ясатмаучыларга сакланырга кала.

-Әлегә безнең регионда эпидемиологик хәл тотрыклы булып кала. Вирусның баш күтәрүе Яңа ел бәйрәмнәреннән соң күзәтелер дип фразлана, диде табиб. Сүз уңаеннан, Буада грипп белән авыручылар теркәлмәде әле. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International