Кичә Татарстанның Сәүдә-промышленность палатасында “Ел эшмәкәре. Алтын йөзлек” традицион конкурсы лауреатларын тәбрикләделәр. Аларны дәүләт власте органы, тармак ассоциациясе вәкилләреннән, бизнесменнардан торган компетентлы жюри халык тавыш бирүен дә исәпкә алып сайлаган. Төрле тармакларда эш алып баручы йөз эшмәкәргә, шул исәптән өч буалыга Дипломнарны Татарстанның Икътисад министры Артем Здунов, “ТР Сәүдә-промышленность палатасы” берлеге рәисе урынбасары Артур Николаев һәм башкалар тапшырганнар.
Менә алар Алтын йөзлеккә кергән буалы эшмәкәрләр – “Авыл хуҗалыгы” номинациясендә лауреат булган Алексей Кубайкин, Юрий Чернов, “Транспорт” номинациясе лауреаты Таһир Газизов.