Хәзер Буа һәм Чүпрәле районнары хәрби комиссариаты дип аталучы Буа хәрби комиссариаты ел йомгаклары буенча Татарстанның өченче төркемгә керүче район-шәһәрләре хәрби комиссаритлары арасында беренче урын алды. Әлеге уңышка ул армиягә чакырылышны оештыру нәтиҗәләре һәм махсус хезмәт эшчәнлегенең әйбәт торышы буенча иреште. Коллектив Татарстан Республикасы хәрби комиссары С. Погодин имзасы белән Мактау грамотасы алды.