Сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле булган балалар өчен Яңа ел әкияте
2016 елның 28 декабре, чәршәмбе
Яңа ел - бөтен бала өчен дә тылсымлы бәйрәм. Һәрбер сабый аны түземсезлек белән көтеп ала. Яңа ел ул – Кыш бабай һәм Кар кызы белән очрашу, аларның балаларга алып килгән Яңа ел бүләкләре.
27 нчы декабрьдә Буа дәүләт драма театрында сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикле булган 190 бала өчен Яңа ел бәйрәме булып узды.
Театр артистлары алар алдында бик матур Яңа тамашасы белән чыгыш ясадылар. Балаларга бик күңелле иде. Алар , үзләрен әкият дөньясында хис итеп, әкияти спектакльнең геройлары булып катнаштылар. Кыш бабай һәм Кар кызы белән Яңа ел турында җырлар җырладылар, матур биюләр биеделәр, төрле ярыш-уеннарда, конкурсларда катнаштылар һәм Кыш бабай белән Кар кызына шигырьләр сөйләделәр. Бәйрәм азагында балалар төрле әкият геройлары белән чыршы янында фотога төштеләр. Бу бәйрәм һәр балага Яңа ел бүләге һәм күтәренке шат кәеф алып килде.
2026 ел башыннан Россия Социаль фондының Татарстан Республикасы буенча бүлеге бала табу сертификатлары буенча хезмәт күрсәтүләр өчен түләүгә 74,7 млн. сум акча җибәргән. Беренче елда йөклелек, бала табу һәм балалар артыннан профилактик күзәтү чорында 6 меңнән артык хатын-кызга финанс ярдәме күрсәтелгән.