Еллык эшкә нәтиҗә ясау тантанасына килүчеләрне Кайбыч авылы мәдәният йорты каршында тезеп куелган яңа хезмәт транспортлары – тракторлар, “КамАЗ”лар (бензовоз), “ГАЗель”ләр арасында торган өч “Лада-Гранта” автомобиле дә каршы алды. Аларның кемгә булачагы ахыргача сер итеп сакланды. Рәсми чыгышлардан соң гына генераль директор Николай Курчаткин булачак машиналар ияләрен сәхнәгә чакырды. Автомобиль ачкычларын көчле алкышлар астында тракторчы Наил Хәйбуллинга,дуңгызчылык комплексының ясалма орлыкландыру технологы Любовь Жирновага һәм “Цивильск-Бекон”нан терлекләрне карау буенча өлкән оператор Эльвира Яшинага тапшырды. Николай Григорьевич моны алга таба да дәвам итәчәкләрен һәм иң уңган гади хезмәткәрләргә ел саен автомобильләр тапшырачакларын әйтте