Буада журналист-Кыш бабай Язиләне, Алексейны, Алмазны котлады

2016 елның 29 декабре, пәнҗешәмбе

Бүген район газетасы редакциясе, телевидение хезмәткәрләренең иртәсе изгелек кылудан башланды. Без ДЦП диагнозлы сабыйларны – Язилә Сабитованы, Алексей Зайцевны, Алмаз Алиевны Яңа ел белән котларга бардык.

Алдан барлык хезмәткәрләрдән җыелган акчага Яңа ел пакетлары алдык. Бүләкләрне тележурналист һәм Кыш бабай Рөстәм Әхмәдуллин, Кар кызы  –  реклама белгече Резедә Садретдинова тапшырдылар. Балалар, аларны бик көткән күрәмсең, матур күлмәкләрен киеп каршы алдылар. Ә Кыш бабайны күргәчтен сөенгәннәрен күрсәгез! Яңа ел карты да аларның хәлләрен белде, үзләренә дә, әти-әниләренә дә Яңа елга изге теләкләр теләде.

Фоторепортаж http://www.buinsk-tat.ru/tt/component/k2/item/12912-buada-zhurnalist-kyish-babay-yazilәne-alekseynyi-almaznyi-kotladyi-fotoreportazh.html

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International