Традицион уеннар моннан ике көн элек башланып киткән иде. Ул көнне “Батыр” спорт мәктәбендә шөгыльләнүче беренче һәм икенче сыйныф укучыларыннан торган дүрт команда катнашты. Киеренке уеннарда беренче урынга – “Батыр -1”, икенчегә – “Батыр -3”, өченчегә “Батыр – 2” командалары чыкты. Кичә өченче һәм дүртенче сыйныфта укучылардан торган сигез команда уеннарга килде. Беренче урынга лицей-интенатлылар, икенчегә – 2 номерлы лицей, өченче Ырынгы мәктәбе командалары лаек булдылар. Бүген күптән түгел тәмамланган уеннарга Тәтеш районыннан да килүчеләр бар иде. 5-6 сыйныфлардан 9 команда катнашты. 1 номерлы мәктәп укучыларыкомандасы абсолют җиңүче булды. 2 номерлы лицейның беренче командасы – икенче, икенче командасы өченче урын белән канәгатьләнделәр.