Административ биналарны, аларның территорияләрен Яңа ел алдыннан иң матур бизәүчеләрне һәм иң оригиналь чыршыларны ачыклаучы смотр-конкурска йомгак ясалды.
Үзәк паркта М. Вахитов исемендәге гимназиянең, Яшьләр паркында 1 номерлы сәнгать мәктәбе коллективы ясаган Әтәчләр иң матур дип табылдылар. Үзәк паркта икенче урында мәктәптән тыш эшләр үзәгенең Бүресе, өченчедә – мәгариф идарәсенең Итекле Мәчесе. Яшьләр паркында “Россельхозбанк”ның Гена атлы Крокодилы – икенче, үзәк китапханәнең Кызыл Калфагы өченче урыннарда.
Шикәр заводы паркында заводның Клоун-тавы беренче, медицина училищесының Аты – икенче, 1 номерлы мәктәпнең Маймылы өченче урыннарда. Вокзал алды территориясендә “Дорсервис”ның миче беренче, 5 номерлы гимназиянең Кыш Бабае – икенче, Буа газының Убырлы Карчыгы өченче урыннарда.
Административ бинаны һәм аның территориясен иң матур бизәүче – Буа электр челтәрләре. Икенче урында – веттехникум, өченчедә – элеватор. Мәктәпләр арасында – беренчедә – 1 номерлы мәктәп, икенчедә – 2 номерлы лицей, өченчедә – 5 номерлы гимназия. Иң матур чыршы – үзәк паркта. Икенче урында Яшьләр паркындагысы. Аларны МППЖКХ хезмәткәрләре куйган. Өченче урында – шикәр заводыныкы.