“Буа якташлыгы” җәмгыяте әгъзалары быел да традицияне бозмадылар – Яңа ел сәламе белән шәһәрнең картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортка кайттылар. Татарстан Дәүләт Советы депутаты Ринат Гайзатуллин, “Буа якташлыгы” җәмгыяте рәисе Ирек Закиров, “Татптицепром” һәм “Татплодовощпром” концерны җитәкчеләре Марс Алиев, Раил Зыятдинов, җәмәгать эшлеклесе Ислам Әхмәтҗанов әби-бабайларга изге теләкләрен җиткерделәр. Алар зур гаиләгә акчалата бүләк, бәйрәм табынына ризыклар, Яңа ел пакетлары алганнар иде. Очрашу район һәвәскәрләренең дәртле җырлары белән үрелеп барды.