ҖИТӘКЧЕ ҺӘМ ХУҖАБИКӘ БЕР ЙӨЗДӘ

2016 елның 29 декабре, пәнҗешәмбе

Җитәкче һәм хуҗабикә бер йөздә

Һөнәре буенча укытучы, соңгы елда район үзәкләштерелгән китапханәләр директоры  булып эшләүче Илүзә Фәткуллина халыкны әдәбиятка якынайту  өчен янып-көеп яши.

Апас районының Дәвеш авылында юрист гаиләсендә туып-үскән кыз кечкенәдән шигырьләр язу белән мавыга, диктор булу турында хыяллана. Хыялы аны Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультетына алып килә дә. Диплом алганнан соң,  аспирантурага укырга керергә теләп, хезмәт юлын Г. Ибраһимов исемендәге тел-әдәбият һәм тарих институтында фәнни хезмәткәр булып башлый. Тик аспирант булу хыялда гына кала. Вузның юридик факультетында белем алучы Буа егете Марс белән гаилә корып җибәрәләр. Игезәкләре Марсель белән Эльвираны “алып кайткач”, бехетле әнинең бөтен уе балаларны исән-имин үстерү була. Озакламый күчмә тормыш башлана. Баштан Апаста, аннан Чирмешәндә яшиләр.  Тәтештә 12 ел эшләгәннән соң, кабат Буага кайталар.

Илүзә Җиһангировна Буага кайтканда уку елы инде башланган була, вакытлыча гына дип, туган якны өйрәнү музеенда эшли. Җирле язучылар, шагыйрьләр иҗаты, аларның кулъязмалары белән кызыксына-эзләнә торгач бу эшенә тәмам гашыйк була ул.  Инде монда калдым, дигәндә генә тагын да җаваплырак урынга – район үзәкләштерелгән китапханәләр системасы директоры вазифасына тәкъдим итәләр.

- Һәрвакыт җаныма якын, күңелемә хуш килүче эш башкаруым белән бәхетле мин. Тирәмдә яхшы кешеләр генә булды. Гаиләмдә аңлашу барлыгы, балаларымның уңышлары тагын да якты адымнарга этәрә,- ди директор.

Илүзә ханым шул вакыт эчендә  җирле китапханә тормышыннан әллә никадәр мәгълүмат җиткерергә, уй-хыяллары белән уртаклашырга да өлгерде. Ул китапханәгә йөрүчеләр санын арттыру, балаларга әдәбият укуны бернинди замана гаджетлары да алмаштыра алмавына төшендерү турында уйлый. Сәламәтлекләре чиклеләргә китапханәгә килгәч югары катка күтәрелү мөмкинлеге тудырырга, сукырлар өчен Брайль шрифтлы китаплар кайтартырга да  хыяллана. Киләчәктә паркларда күчмә китапханәләр булдыру теләге дә бик зур аның.

Шулкадәр уй-планнар белән йөгереп йөргән  җиреннән Казаннан гаиләләре белән улы, кызы, оныклары Алихан белән Тимерхан кайтып төшүгә ул бәхетле дәү әни роленә керә. Иң якыннары янәшәсендә күңеленә тагын әллә ниләр башкара алырлык көч  ала. Шушы көннәрдә 55 яшен тутыручы бу ханымның хыялларының тормышка ашуын телисе килә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International