Яңа ел белән буалыларны муниципаль район башлыгы Азат Айзетуллов тәбрикли.
“2016 ел тарихка китә, әмма аның тәҗрибәсе, казанышлары һәм уңышлары безнең белән кала. Узып баручы ел вакыйгаларга бай булды, тормыш эшчәнлегенең барлык өлкәләрендә фидакарь хезмәт, уңышлар һәм ирешүләр белән үтте. Ул икътисадта, агропромышленность комплексында һәм социаль өлкәдә тотрыклылыкны тәэмин итүгә курсның дәвамы булды.
Сезне чын күңелдән киләсе 2017 ел белән котлыйм! Быел башланган барлык уңай үзгәрешләр киләсе елда үзенең чагылышын тапсын, районыбызның, республикабызның һәм илебезнең социаль-икътисади үсешенең яхшы темплары киләчәккә ышанычлы нигез салсыннар. Яңа ел барысына да яңа планнар, ышаныч алып килсен һәм безне яңа хезмәт уңышларына дәртләндерсен, матур үзгәрешләр, шәфкатьлелек, килешү һәм иминлек елы булсын.
Сезгә һәм Сезнең якыннарыгызга сәламәтлек, бәхет һәм чәчәк ату телим! Яңа ел сезнең өйләргә яхшылыкка ышаныч, тынычлыкка һәм иминлеккә өметләр белән керсен, бәхет алып килсен, энергия, оптимистлык, һәм яхшы кәеф бүләк итсен, барлык башлангычларыгызда уңышлар юлдаш булсын”, диелә котлауда.