ҺӘР КИЧ АЛТЫДА – ЧЫРШЫЛАР ӘЙЛӘНӘСЕНДӘ

2016 елның 30 декабре, җомга

Һәр кич алтыда – чыршылар әйләнәсендә

Яңа ел – искечә Яңа ел бәйрәмнәре арасында буалыларны һәм кунакларны шәһәр үзәгендәге һәм Яшьләр паркындагы чыршылар янында күңелле чаралар көтә.

Бәйрәм тамашалары бүген кич старт ала. Яшьләр паркында Мәдәни үсеш үзәге үзешчәннәре чыгыш ясаячак. Иртәгә – 31 декабрьдә – төп чыршы янында район мәдәният йорты хезмәткәрләре зур концерт куячак. 1 гыйнварда шәһәр үзәгендә Янтуган, Вольнистан, Кырык Садак, Шәмәк, Мәртле, 2сендә – Түбән Наратбаш, Алших, Теңкәш, Нурвахит, 3 гыйнварда – Иске Суыксу, Карлы, Кыят, Рус Киштәге, Яшевка, 4ендә Кайбыч, Югары Наратбаш, Норлат, Зур Фролово, Каенлык клублары хезмәткәрләре халык күңелен күтәрәчәк. 5ендә эстафетаны Исәк, Әлки, Боерган, Иске Борындык, 6сында Югары Лашчы, Тутай, Чуаш Аксуы, Татар Аксуы, Ташкичү авыллары һәвәскәрләре кабул итеп ала. 7 гыйнварда – Раштуа кичендә халыкны Яңа Чәчкап, Әхмәт, Кыр Тәүгелдесе, Чуаш Киштәге, Таковар клублары хезмәткәрләре “җылытачак”.  8 гыйнварда Адав-Толымбай, Бик-Үти, Аксу, Мөкерле, Ямбулат, Ташкичү, 9ында – Килдураз, Өчмунча, Казма, Чурак “артистлары” ял иттерәчәк. 10ында Күл Черкене, Әхмәт электромеханика заводы клубы, Ырыңгы, Татар Буасы, 11ендә – Иске Тинчәле, Яңа Шәйморза, Әлши,  12сендә Яңа Тинчәле, Яңа Чынлы, Күшке авыллары җырчы-биючеләре чыгыш ясаячак. 13 гыйнварда бәйрәмне район мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм иң оста мәдәниятчеләр төгәлли.

Яшьләр паркында 1 һәм 7 гыйнварда   Мәдәни үсеш үзәге хезмәткәрләре чыгыш ясаячак.  2сеннән башлап 12сенә кадәр М. Вахитов исемендәге гимназия, Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәп, 2 номерлы лицей, 1 номерлы мәктәп, 5 номерлы гимназия, Ял үзәге, 2 номерлы сәнгать мәктәбе, сәләтле балалар өчен лицей-интернат, АСО (КСЮИ), Буа медицина училищесы коллективлары ял иттерәчәк. 13 гыйнварда концертны ветеринария техникумы һәм Мәдәни үсеш үзәге коллективлары куячак.

Тамашалар һәр көнне 18 сәгатьтә башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International