“Полиция Кыш бабае» пиар-акциясе Татарстан Эчке эшләр министрлыгы инициативасы белән ел саен уздыла. Аның кысаларында район эчке эшләр бүлегенең балигъ булмаганнар эшләре буенча подразделениесе инспекторлары: Кыш бабай ролендә – Динар Низамов, Кар кызы – Нурзәл Галимова бүген 84 балага Яңа ел күчтәнәчләре тараттылар. Чарада Буа районы һәм шәһәре буенча Пенсия фонды идарәсе начальнигы Рафыйк Җәләлов, район эчке эшләр бүлегенең җәмәгатьчелек Советы рәисе Рузинә Шәкүрова да катнашты. Балалар погонлы Кыш бабайны һәм аның оныгын көтеп алдылар, шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар.