Буалылар ничек ял итте

2017 елның 11 гыйнвары, чәршәмбе

Буалылар ничек ял итте

Көтеп алган Яңа ел бәйрәмнәре үтеп тә китте. Озын ялларда районда халыкка ял  итү өчен  төрле чаралар оештырылды, спорт мәктәпләре, мәдәният учреждениеләре эшләде.

Бәйрәмнең төп атрибуты – Яңа ел чыршысы тирәсендә райондашларны  һәр көнне диярлек концерт-тамаша көтте. Кич шәһәр  үзәк мәйданындагы урман гүзәле тирәсендә авыл мәдәният хезмәткәрләре “кыздырса”, Яшьләр паркында мәдәни үсеш үзәге  хезмәткәрләре, уку йортлары коллективлары халыкны уйнатты да, биетте дә. Әнә, график буенча килгән Югары Лашчы, Тутай, Чуаш Аксуы, Татар Аксуы, Карлы авыллары алып килгән көлкеле тамашаны халык ничек җылы кабул итте. Тамашачы арасында  лотореяга суган, сарымсак  уйнатып та кызык ясый белделәр. Карлы авылыннан, Югары Лашчыдан килгән Убырлы Карчыклар беркемгә дә басып торырга ирек бирмәделәр. Ничек күңелле итеп әзерләгәннәр программаларын!  Әби-бабайлар да, оныклар да, кулга-кул тотынышып, әйлән-бәйлән уйнадылар. Иң тапкырларга бүләкләр дә эләкте.

- Чыршы тирәсендәге тамашаларны ишетеп кенә белә идем. Иртәгә дә киләбез, Алла боерса, - ди шәһәрдән Галия Ваһапова. Ул оныгы белән Ял үзәгенә мультфильмнар карарга төшкән булган. Музейга кереп чыкканнар, шуннан чыршы тирәсендә музыка ишетеп бирегә килгәннәр.

- Ял үзәгендә дә озын ялларда кеше өзелеп тормады. Һәр көнне 20-30ар тамашачыга мультфильмнар, кинолар күрсәттек, - диләр хезмәткәрләр. Авылларга да чыкканнар –  Ташкичү, Карлы, Зур Фроловога барып, балалар мультфильмнар, Күл Черкенендә өлкәннәр татарча кино да караганнар.

Нарат урманына буалыларны, кунакларны  һава торышы да “чакырып торды”.  Кем ничек: балаларын чанага тартып та, җәяүләп кенә дә, кулларга таяклар тотып та баручылар шактый булды урманга.  “Яшьлек” спорт мәктәбендә чаңгыны прокатка алып тору мөмкинлеге булу да уңайлы булды шуарга яратучылар өчен. Барлыгы 60тан күбрәк кеше  чаңгыларны прокатка алды, диделәр спорт мәктәбендә.  

“Дельфин” бассейнында да йөзәргә, саунага килүчеләр саны белән рекорд куелган дияргә була. 9 көндә 600гә якын кеше бирегә килеп сәламәтлеген ныгыткан. Гади көннәрдә дистәләп кенә йөргәннәр. “Арктика” боз сараенда массакүләм шуу сәгатьләрендә халык күпләп килгән. Мондый тыгызлык кайбер шуучыларда ризасызлык та уяткан.

- Балаларга көндез аерым вакыт билгеләдек. Ә өлкәннәр аларны кич үзләре белән алып киләләр. Килгән кешене кире бору да килешеп бетми, менә шулай халык күбәя, - диләр “Арктика”да.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International