Буада юлларны ябалар. Ни өчен?

2017 елның 16 гыйнвары, дүшәмбе

Буалылар шәһәр эчендәге юлларны урыны белән вакытлыча ябуны күрәләрдер. Район башкарма комитетының юл, транспорт, торак-коммуналь һәм юл хуҗалыгы бүлегенең баш белгече Ранис Бәдертдинов сүзләренә караганда, “Буа МППЖКХсы” (инженерлык челтәрләре) җәмгыяте эшчеләре юлны өлешчә ябып торып, урынны кардан чистарталар. Бу район ЮХИДИ бүлекчәсе белән килешенеп эшләнә. Алар нигездә юл чатларында кар өемнәре зур булу аркасында автомобильчеләргә күз күреме начарайган, юл тарайган, кар күп җыелган урыннарны чистарталар. Әлеге чара юл куркынычсызлыгы максатында гамәлгә ашырыла.

http://www.buinsk-tat.ru/tt/component/k2/item/13167-buada-yullarnyi-yabalar-ni-өchen?-%20foto.html  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International