Узган ялларда Нарат урманында чаңгыда узышу буенча “Яшьлек” спорт мәктәбе ачык беренчелеге булды. Ул “Иң көчлеләр узышы” дип аталды. Ярышларда шәһәр мәктәпләрендә, веттехникумда, медучилищеда укучылар стартка басты. Ә авыл уку йортларыннан “Яшьлек”нең чакыруын танылган тренер Иван Карамаликов шәкертләре – Югары лашчы мәктәбе укучылары гына кабул итте. Һәм алар “һава торышы ясадылар да”. Кызлар 3000, егетләр 6000 метрлы дистанциягә чаптылар.
Егетләрдән беренче булып Югары Лашчыдан Илгиз Зарипов, икенче булып аның авылдашы Рәмис Сәгъдиев, өченче булып Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәп укучысы Салават Миңнебаев килделәр. Кызлардан беренчелек 2 номерлы лицейдан Алинә Гафуровада, икенче-өченче урыннарда Югары Лашчыдан Екатерина Никонорова һәм Елизавета Казначеева.
http://www.buinsk-tat.ru/tt/the-news-tat/item/13168-buanyiң-legkovlaryi-ustyugovlaryi-kemnәr?.html