Крещениедә суга чумганда ниләр тыела

2017 елның 18 гыйнвары, чәршәмбе

Буа шәһәрендәге 1 номерлы зона эзләү-коткару отряды начальнигы урынбасары Наил   Кәмәров   белдерүенчә, коену урыннарына  исерек, авыру  килеш, балаларның үзләрен генә җибәрү тыела.  Шулай ук изге гамәл кылырга килгәндә  үзең белән спиртлы эчемлекләр алып килергә , этләр ияртергә дә ярамый. Шәхси гигиена әйберләре, кайнар чәй  дә онытмаска кирәк. Чуму урыннарында Буа шәһәрендәге 1 номерлы зона эзләү-коткару отряды, медицина хезмәтчелекләренең кизү торулары оештырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International