Ветеринар нәрсә белә?
Буа ветеринария техникумында икенче ел рәттән WorldSkills Russia стандартлары буенча эшче һөнәрләр чемпионатының “Ветеринария” компетенциясе буенча челтәр этабы узды. Былтыргыдан аермалы буларак, быел ул ябык иде – анда Татарстаннан гына булачак ветеринарлар катнашты.
Буа ветеринария, Әтнә, Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумнарыннан һәм Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясеннән икешәр студент белемен сынады анда. Буалылардан уку йорты данын яклау 2 курс студенты Надежда Мюллерга һәм 3 курстан Евгений Думилинга йөкләнгән. Бәйгегә старт бирелүгә барысы да эш урыннарына – модульләргә таралдылар. Аларга өч модульдә алты сәгать эшләү һәм төрле тикшерүләр үткәрү бурычы куелды. Без дә конкурсантларның эшләре белән танышасы иттек. Беренче булып “Клиник карау” дигән С модуле ишеген ачып кердек. Биредә ике студент кечкенә бозауларның торышын тикшерәләр. Аларга “Ветеринар” студентлар отрядынан волонтерлар физик яктан ярдәм итәләр.
– Конкурсантлар барлык тикшерүләрен, мәсәлән бозауның тиресе, лимфа төере, лайлалы тышчасы ни хәлдә булуын моның өчен махсус билгеләнгән битләргә язып куярга тиешләр. Шунысын да әйтергә кирәк: аларда студентларның исем-фамилияләре түгел, ә номерлары гына язылган. Без җавапларны бәяләп, эшләренә баллар куячакбыз. Максималь 15 балл тупларга була. Аларның махсус киемнәрдән булуы да бәяләнә, – ди региональ эксперт, ветеринария академиясенең терапия һәм клиник диагностика кафедрасы доценты Булат Тамимдаров. Әлеге сыйныфта техникумлылар кечкенә генә тере почмак та оештырганнар. Монысы бирегә сәяхәт кылучы мәктәпләр укучылары өчен.
– WorldSkillsның бер юнәлеше – яшьләрне һөнәргә тарту. Шуңа да без бүген шәһәр мәктәпләренең 8-9 сыйныфлар укучыларын үзебезгә кунакка чакырдык. Алар билгеләнгән вакытта килеп, әлеге бәйге, техникумда укытылучы һөнәрләр, белем бирү шартлары белән танышалар. Музейларга экскурсияләр дә каралган, – ди техникум директоры Илдар Гыйниятуллин.
Башка сыйныфларда эш барышы белән дә таныштык. “Микробиология” дигәнендә конкурсантлар микроскоп артында эшлиләр, тикшерүләре микроорганизмнар белән бәйле. Гади кешегә тиз генә аңлашылырлык тема түгел. Ә менә “Терлекчелек һәм үсемлекчелек продукциясенә ветеринария-санитария экспертизасы” дигәне кызыксыну уятты. Биредә алар бәрәңгенең, атлан-майның, йомырканың, эремчекнең, күрәгәнең, итнең ни дәрәҗәдә сыйфатлы булуын тикшерәләр. Мәсәлән, эремчеккә үсемлек майлары ни дәрәҗәдә кушылганлыгын, иттә паразитлар бармы-юкмы икәнлеген ачыклыйлар. Надежда Мюллер тикшергән ит кисәгендә паразитлар юк иде. Барысы турында да сораштыру мөмкин түгел, чөнки конкурсантларга комачауларга һич ярамый.
– Бәйге кагыйдәләре шуны таләп итә, – ди ветеринария компетенциясе буенча баш региональ эксперт, ветеринария техникумы укытучысы Максим Мечов. Бу аңлашыла да, чөнки аларның игътибарын читкә җәлеп итү бәйге нәтиҗәләрендә тискәре йогынты ясарга мөмкин. Әнә, хирургик җөй салу нинди пөхтәлек, төгәллек сорый. Җиңүчеләр лаеклы булырга тиеш, аларның район данын региональ этапта яклыйсы бар. Анда һәр уку йортыннан берәрсе төп катнашучы буларак чыгыш ясаячак. Калган дүртесе конкурстан тыш катнашачак. Анда җиңүче бер студент Саха Якутиядә узачак сайлап алу турында белемен сынаячак. Анда җиңүчеләргә Красноярда милли этапта катнашу хокукы бирелә. Исегезгә төшерәбез: үткән ел Ильяз Галикберов милли чемпионаттан өченче урын алып кайткан иде.
–Алга барган саен биремнәр дә катлауланачак, эш вакыты да артачак. Бу бик җитди сынау, – ди Максим Мечов. Челтәр этабында буалылардан Евгений Думилин җиңүчеләр арасында. Аңа киләселәрендә дә уңышлар телибез.