Аделинаның хыялы – рояль
Шәһәрнең 2 номерлы сәнгать мәктәбенең фортепиано бүлеге укучысы Аделина Трифонова шушы көннәрдә Казаннан җиңү белән кайтты. Яшь музыкант “Дөньяның бәллүр йөрәге” халыкара бәйгесендә катнашып, I дәрәҗә Дипломга ия булды.
2015 елда Аделинаның тагын да югарырак уңышы бар. Ул - “Җар Птица” халыкара конкурсы лауреаты да.
Бу юлы укытучысы Резеда Фәхретдинова белән конкурска композитор Евгений Доганың “Яшел дулкын” фильмында яң-гыраган сонетын сайлап алганнар. Аделинага бу әсәр ошый.
-Көчле яңгырый, дулкынландыргыч, шул ук вакытта тынычландыргыч булуы белән күңелгә үтеп керә, - ди дипломант.
Аделина музыка мәктә-бенә 7 яшендә укырга килә. Р. З. Сәгъдиев исемендәге мәктәпнең башлангыч сыйныфы укучылары арасыннан төркем туплаганда бу сөйкемле кызчыкта талант күрә белә укытучы. Әти-әнисе бүләк иткән фортепианоның клавишаларына басу белән әлеге музыка коралына гашыйк була бала. Икенче сыйныфта укыганда ук “Казан колориты” халыкара бәйгесендә катнашып, лауреат булуга ирешә.
-Аделинаның бу чираттагы җиңүе. Ел саен Халыкара, Россия, республика күләмендә оештырылган бәйгеләрдә катнашып уңышка ирешәбез. Бик талантлы кыз. Гел “яхшы” билгеләренә укый. Музыканы тоя белә. Өендә дә даими шөгыльләнә. Кыз-ның бармаклары уйнаган саен шомара бара. Сәнгать мәктәбенең башлангыч сыйныфын тәмамлаганнан соң, уку-ын дәвам итәр дип ышанам, - ди укытучысы.
Тагын бер сөенче: Аделина Трифонованың исеме 2017 елда нәшер ителәчәк “Иң яхшы ке-шеләр. Мәгарифтә иң яхшылары” Халыкара энциклопедиянең “Сәләт-ле балалар – Россиянең киләчәге” рубрикасына кертелгән. Резедә Әнвә-ровна белдерүенчә, аны әлеге китапка сәнгать өлкәсендәге уңышлары буенча сайлап алганнар.
Укытучы үз кулы астында шөгыльләнүче укучы-ларның барысы турында да аерым сөйләде. Барысы да диярлек төрле бәйгеләрдә катнашып, уңышларга ирештеләр, диде. 4 сыйныфтагы укучысы Эмиль Кли-мовскийның япон композиторы Накадо әсәре буенча “Кыргыйлар би-юе”н, шулай ук халыкара конкурслар лауреаты булган 5 сыйныф укучысы Лия Бикчәнтәеваның орган өчен әсәрен, мәк-тәпне тәмамлаганнан соң да укытучысы белән шөгыльләнүче тагын бер халыкара конкурс лау-реаты булган Никита Петровның немец композиторы Бетховенның “Айлы соната”сын башкаруларына “Афәрин!” дия-се килә. Быел укытучы дүрт укучыны фортепиано серләренә өйрәтә. 1 сыйныфта укучы Диана Галиуллина, 4 сыйныфтан Фаяз Фәттахов бик талантлылар. Резеда Фәхретдинова бер уңайдан хыялы белән дә уртаклашты. Укытучы сәнгать мәктәбенә рояль булдыру теләге белән яна. Ул фортепианолар гаиләсенең “әтисе”. Рояль “җырлый”, көй дә башка төрле яңгырый, диләр музыкантлар. Шундый уңышка ирешкән талант-лар өчен бу хыялда гына калмасын иде.