35 ел хезмәт иткән бакча яңартыла
Яңа елдан соң Ырыңгы авылы балалары бакчага йөрми башладылар. Алар һәм әти-әниләр хәзер түземсезлек белән анда башланган капиталь ремонтның тәмамлануын көтә.
Әлеге мәгариф учреждениесе мөдире Татьяна Шагарова белдерүенчә, бакчага 33 бала йөргән. Ремонт башлау алдыннан ата-аналар җыелышы җыйганнар: күпчелек төзекләндерү вакытына баланы өйдә калдырырга ризалашкан. Ә быел мәктәпкә җыенучылары өчен дәресләрне атнага бер тапкыр авыл мәктәбендә дәвам итәргә булганнар. Иң мөһиме – ремонт эшләре озакка сузылмасын, дип тели ата-аналар.
Төзүчеләр өметне аклар төсле. Өч көндә 32 иске тәрәзәне алмаштырганнар. 6 көн эчендә җылылык системасын тулысынча яңартып, җылылык та җибәргәннәр. Бер төркем эшчеләр бинаның башын калай белән ябуга керешкәннәр. Барлык бүлмәләрдә дә эш кайный: кайсылары гигиена-юыну бүлмәләренә плиткалар ябыштырып, идәннәрен ясау белән мәшгуль, штукатур-буяучылар диварларны, тәрәзә яңакларын яңарталар. Подрядчы оешма “Стройград” җәмгыяте баш инженеры Расыйх Сөләйманов белдерүенчә, эчке инженерлык эшләренең беркүпме өлеше башкарылган инде. Электр үткәргечләрен алмаштырасы, канализация системасын яңартуны да ахыргача башкарып чыгасы, идәннәрне ремонтлыйсы калган. Эчке яктан түбәләр дә шактый таушалган күренә.
-Тик анысын яңабаштан яңартырга акча җитеп бетмәс. Ремонт өчен республика бюджетыннан барлыгы 3 миллион 600 мең сум акча средствосы бүлеп бирелде. Әлеге суммага төп ремонт белән сыешырга кирәк. Шушы көннәрдә яңа ишекләр кайтуны көтәбез, - ди Расыйх Сөләйманов.
1982 елда колхоз көче белән салынган балалар бакчасы шул көнгә кадәр косметик ремонттан башка төзекләндерү күрмәгән.
-Бакчаны капиталь ремонтлау турында хәбәргә ата-аналар да шатландылар. Барысына да риза булдылар. Биредә 1дән 3 яшькә һәм 3тән 7 яшькә кадәр катнаш төркемнәр эшләп килә. Хәзер бина бик җылы, тәрәзәләре яңа. Гигиена-юыну бүлмәләре кызлар һәм ир-малайлар өчен аерым булачак. Янгын куркынычсызлыгы буенча да гамәлдәге җитешсезлекләр читләштереләчәк. Моның өчен өстәмә ишекләр булдырылачак. Шулай ук юыну бүлмәләре дә СанПин буенча төзекләндереләчәк. Ремонтчылар тиз һәм сыйфатлы эшли. Сентябрь аенда 35 еллык юбилейны яңартылган бинада каршыларга өметләнәбез,- ди Татьяна Шагарова.
Проект буенча ремонт март аенда төгәлләнергә тиеш. Күп булса, тагын 1 ай вакыт, диделәр төзүчеләр.