Буалы укучыларга кая укырга барырга була?

2017 елның 25 гыйнвары, чәршәмбе
Кичә шәһәрнең Ял үзәгендә уку урыннарына вакансияләр ярминкәсе узды. Мәктәпләрдән чакырылган өлкән сыйныф укучылары алдында Россия дәүләт хокук саклау университеты, социаль белем бирү академиясенең Буа филиалы, ветеринария техникумы һәм медицина училищесы вәкилләре уку йортларын тәкъдир иттеләр, мастер-класслар күрсәттеләр, бюджет урыннар турында мәгълүмат бирделәр. Шөгыль үзәге үткәргән әлеге профоритентация бирүче чара укучыларга киләчәктә һөнәр сайлауда ярдәм итү максатында оештырылды. 
 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International