Бүген Россия студентлары көне. Яшьләре эшләре, спорт һәм туризм идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, Буа уку йортларында – ветеринария техникумында, медицина училищесында, КСЮИда бүгенге көндә 1023 студент укый. Районнан читтә белем алучылар саны тагын да күбрәк. Барысын да бәйрәм белән котлыйбыз, укуларында уңышлар, сайлаган һөнәрләре буенча эшләүләрен, илгә файда китерүләрен телибез. Алар өчен бүген районда төрле чаралар да оештырыла. Студентларны Ял үзәгендә 15, Яшьләр паркында 18 сәгатьтә көтеп калалар.