Халык зарлары тыңлана

2017 елның 27 гыйнвары, җомга

Район авыл җирлекләрендә халык җыеннары үткәрелә. Килдураз, Күл Черкене һәм Әлши авылларында да ул оешкан төстә узды.

Килдуразда демографик хәл кискенләшә

Килдураз авылында үткән халык җыенында Татарстан Дәүләт Советы депутаты, якташыбыз Ринат Гайзатуллин да катнашты. Авыл җирлеге башкарма комитеты  белгече Ринат Гыймранов отчет докладында җирле үзидарәнең еллык эшчәнлеге белән таныштырды. Әлеге җирлеккә үзәк Килдураздан кала Иске Лашчы, Өчмунча, Казма, Күзби, Кабалан, Бәбки, Үгез Куагы авыллары керә һәм  барлыгы 354 хуҗалык исәпләнә. Анда яшәүчеләргә “Коммуна” җәмгыяте зур ярдәмгә килә. Барлык  яңалыклар, проблемалар җәмгыять җитәкчелеге белән гамәл-гә ашырыла. Ринат Гыймранов киләчәктәге планнар турында да сөйләде:

-Үзара салым акчасына авыл эчендәге юлларны төзекләндерү бурычы тора. Шулай ук Килдураз уртасындагы изге чишмәне чистартып,  җәен-кышын су алу мөмкинлеге булдырырга кирәк. Яшәүчеләр, бигрәк тә яшь гаиләләр өчен  шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару буенча кредитлар рәсмиләштерүдә ярдәм итү дә безнең бурыч, - диде ул. Әмма авылда демографик хәл начарая. 2013-14 елларда нибары  4әр бала туган.  2015тә – 5.  Дөрес, узган ел 9 бәби “алып кайтканнар. Әмма үлүчеләр саны белән чагыштырганда, бу аз.  Шуны раслагандай, халык җыенда авыл зираты мәйданын зурайту турында сүз кузгалтты. Авыл җитәкчелеге быел яңа урын билгеләнеп, чикләре мәгълүм булачагын белдерде.

Шулай ук халык хуҗа-лыктан җыйган сөт бәя-ләренең, бигрәк тә җәйге чорда түбән  булуыннан зарландылар. Сөт тапшыручылар бәяләрне сөт җыючылар гына куймавын аңлыйлар, билгеле. Бусы вакытында “атып” калу сыманрак булды. Килдуразлыларның тагын бер зур гозере бар. Шәһәр яны поездлары, элеккечә, авылда тукталыш ясасыннар иде.

Күл Черкенендә чүпләүчене штраф көтә

Авыл җирлеге башлыгы Исмәгыйль Хәбибуллин җирлектәге уңай күре-нешләргә һәм проблемаларга тукталды. Күл Черкенендә юллар ремонтланган, яңалары салынган, йортларга су трассасы сузылган, зиратлар чистартылган. Иң мөһиме демографик үсеш бар – туучылар саны үлүчеләрнекенә карата 4кә күбрәк.  Гаилә фермалары оештырып җибәрүчеләр дә бар. Күп авыллар өчен кискен торган  хуҗасыз этләрне аулау проблемасын да хәл иткән черкенлеләр. Шәхси секторга һөҗүм итү куркынычы зур иде, ди авыл җирлеге башлыгы.  Исмәгыйль Хәбибуллин берочтан җитешсезлек-ләргә дә тукталды: авылларда сыер тотучылар са-ны кими. Иң олы яшьтәге хуҗага 75, иң яшенә – 40 яшь.

Кайбер хуҗалар көнкүреш калдыгын түгү урыны билгеләнсә дә,  чүп-чар-ны теләсә кая ташлыйлар. Быелдан башлап, закон бозучыларга карата штраф санкцияләре каралачак. 

Мәдәният йорты кирәк

Әлшидә узган җыенга  район башкарма комитеты җитәкчесе Сәлим Даутов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Шакир Яһудин килгән иде. Әлшилеләрнең аларга зары күп булды. Әлеге җирлеккә караган авылларда яшәүчеләрнең кайберләре “Ак Барс Буа” агрофирмасының 1 номерлы филиалында хезмәт куялар.  Биредә берничә айдан бирле хезмәт хакы түләү тоткарлана. Авыл тер-риторияләрендә барлыгы 27 җинаять теркәлгән. Бигрәк тә  ялган аракы, көмешкә сату фактлары еш күзәтелгән. Яшүсмерләр арасында балигъ булмаганнар белән эшләү подраз-делениесендә исәптә торучылар 6ау. Әлши мәдәният йортына капиталь ремонт таләп ите-лә.  Түбәләреннән яңгыр үтә, җылылык системалары начар эшли. Аннан соң авыл урамнарында терәк баганалары иске. Авылда яшәүчеләр район дәваханәсендә диспансеризация үтүне дә кирәк дип тапмый. Дөрес, күңелле хәбәрләре дә бар әлшилеләрнең: 4 гаилә узган ел өй туе гөрләткән, сыер, мөгезле эре терлек  асраучылар саны арта бара. Дәүләткә сөт тапшыру буенча да әлшилеләр сынатмый. Узган ел 518 тонна сөт тапшырганнар. Мәктәп яны участогында укучылар  һәм укытучылар да мул уңыш үстерә.

Җыелышка йомгак ясап Сәлим Даутов халыкны бердәм булырга, кимче-лекләр өстендә эшләргә чакырды. Проблемаларны барлап, хәл итү юлларын табарга вәгъдә бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International