Ырыңгыдан Алексей Кубайкин – Россиядә беренче

2017 елның 1 феврале, чәршәмбе

Исегезгә төшерәбез: крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе ул, 80 баш сыер асралучы гаилә фермасы бар. Узган ел ахырында “Ел эшмәкәре. Алтын йөзлек” республика бәйгесендә җиңү яулаган иде. Ә шушы көннәрдә ул  Россиянең крестьян (фермерлык) хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе һәм РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан оештырылучы “Иң яхшы гаилә сөт фермалары – 2016” конкурсының “100 башка кадәр” номинациясендә беренче урын яулады. Әлеге мәртәбәле конкурска илнең 12 төбәгеннән катнашучылар заявка юллаган. Бүләкләү тантанасы Мәскәүдә, 17 февральдә булачак. Ирешелгәннәр белән генә тукталып калырга исәпләре юк – малларның санын арттырырга, нәселле терлекләр алырга планлаштыралар. 200 башка исәпләнгән сыер фермасы төзүне төгәлләп киләләр инде. Ул Европа дәрәҗәсендә җиһазланган. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International