ӘТИ-ӘНИЛӘР, СЕЗ БДИ ТАПШЫРЫРГА ӘЗЕРМЕ?

2017 елның 1 феврале, чәршәмбе

Әти-әниләр, сез  БДИ тапшырырга әзерме?    

Тиздән быелгы чыгарылышларның әти-әниләре дә, парта артына утырып, имтихан бирәчәк.  Алар өчен 7 февральдә   бердәм дәүләт имтиханын тапшыру буенча Бөтенроссия акциясе үткәрелә. Аның максаты – өлкәннәрне имтиханның тулаем процедурасы белән таныштыру. Сынау рус теленнән булыр дип көтелә. Контроль-үлчәү материаллары әзерләнә, эшне язу өчен 30 минут вакыт биреләчәк. Буалы әти-әниләр имтихан тапшырырга әзерме? Бу хакта без аларның үзләреннән сораштык.

Әлфия Җаббарова, Адав-Толымбай авылы, укытучы:

– Мин үземне рус теленнән сынап карар идем. Быел унберенчене тәмамлаучы кызыбыз белән еш кына биремнәрне бергәләп үтибез. Чик бусаганы үтә алырмын дип уйлыйм. Шулай ук җәмгыять белеме, биология, география фәннәре буенча да. Укытучы булгач, бердәм дәүләт имтиханы процедурасы яхшы таныш – аны үткәрүдә дә катнашабыз, үзебез дә белемебезне сыныйбыз.

Вера Морозова, Борындык станциясе, иминиятләштерү консультанты:

– Мин мәктәпне бетергәнгә 27 ел инде. Ул чакта бит имтиханда инша гына яза идек, ә хәзер  бөтенләй башкача үтә. Шуңа да тапшыра алмам дип уйлыйм. Ә кызымның әйбәт бирәсенә ышанам.  Ә видеокамераларга, металл эзләгечләргә килгәндә, алар кайда гына юк, күнегеп беттек бит инде. Иң мөһиме – моңа игътибар итмәскә, үзеңне тыныч тотарга, үзеңә ышанырга кирәк. Әлши урта мәктәбен тәмамлаучы кызыма да һәрвакыт шуны әйтәм.

Сергей Бахтинов, Яшевка авыл җирлеге башлыгы:

– Безнең балабыз  әле уртанчы звенода гына укый, мәктәпне тәмамлаганчы вакыт бар.  Әмма сынауның хәзер ничек узуын белү, шул вакытта белемеңне тикшерү максатында имтихан тапшырып карарга ярый. Аның зыяны булмас, дип уйлыйм.

Гөлчәчәк Сабирова, хезмәткәр:

– Мин рус теленнән имтихан тапшырып карар идем. Башка фәннәрдән исә авыррак булыр. Без мәктәпне тәмамлаганга күптән бит инде. Ә рус теле белән, документлар белән эшләгәндә, көн саен очрашырга туры килә. Белемең нинди булуын белү кызык. Аннан начар билге алсаң да, куркыныч түгел, аттестатка куймыйлар ич. Үзеңнең белемеңне сынап карарга ярый инде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International