Студентлар һәм укытучылар уңышы
Буа медицина училищесы студентлары һәм укытучылары төрле конкурсларда җиңүләр яуладылар.
Ринат Әхмәдуллин (җитәкчесе Любовь Синчугова) республиканың урта медицина учреждениеләре студентлары арасында үткәрелгән “Literary travel” инглиз һәм америка әдәбияты буенча читтән торып үткәрелгән фестивальдә, Мария Кириллова (җитәкчесе Мәдинә Галиуллина) Идел буе федераль округы буенча медицина училищелары, колледжлары студентлары арасында үткәрелгән курс эшләре конкурсында 2 урын яуладылар. Зилә Идиятуллинага Россия Федерациясе сәламәтлек саклау хезмәткәрләре һөнәр берлеге оешмасының республика комитеты стипендиаты дипломы тапшырылды. Махсус дисциплиналар укытучысы Мәдинә Галиуллина эш дәфтәрләре буенча регионара конкурста, Гөлнара Хисамова Идел буе федераль округының урта медицина һәм фармацевтика уку йортлары укытучылары арасында үткәрелгән читтән торып регионара конкурсның “Бүлекнең укыту-методик материалы” номинациясендә 2 дәрәҗә дипломга лаек булдылар.