БАЛДАКТАН ҮТӘРЛЕК ШӘЛ

2017 елның 8 феврале, чәршәмбе

Балдактан үтәрлек шәл

Данлыклы оренбур шәлләрен бәйләүче безнең районда да бар. Ул – Яңа Тинчәле авылында яшәүче Наилә Хәйретдинова. Оренбург өлкәсенең атаклы Саракташ ягында –Кувандык районында туып-үскән кыз бер учка сыя торган, балдак аша узарлык нәфис шәлләрне мәктәптә укыганда ук бәйли башлаган. 

Безнең апалар бәйли торган шәл белән оренбурныкы нәрсәсе белән аерыла соң?

-Күп нәрсәсе белән. Бе-ренчедән, мин Оренбург якларында гына асрала торган кәҗә мамыгын кайтартам. Башка токым кәҗә йоннарыннан андый шәл булмый. Икенчедән, табигатьтә ефәк күбәләге (шелкопряд) җитештерә торган җеп кушам. Анысы да дефицит чимал, туганнарым җибәрәләр. Кайдан алганнарын әйтмим, сер. Өченчедән, бәйләү осталыгы кирәк. Безнең якларда үсмәгән кеше андыйны бәйли алмый, - дип соравыбызга җавап бирде Наилә апа.

Сорау арты сорау яудыра торгач, әңгәмәдәшебез  оренбур шәлләренең бәйләү “кухня”сы белән якыннан таныштыра башлады. Алдан әйтеп куям, бик катлаулы эш икән ул.

Мең мәшәкать белән кайтартылган кәҗә йоннарын Наилә апа алдан чистарта, юа, киптерә, тарый, йомгакларга аера. Аннан эшнең икенче этабы башлана: махсус орчык белән күзгә күренер-күренмәслек нәзек итеп эрли, ефәк белән кушып ката.  Менә шуннан соң гына ул кулына инәләр ала. Бу процессны ул “математика” дип атый. Гомере буе колхозда техника сызымнары, үлчәмнәре белән эшләгән Наилә апага бусы да әллә ни авырлык тудырмый. Ул бизәкне дөрес чыгару өчен һәрбер күзне төгәл итеп санап, кушып-алып бара. Бу бик җаваплы эш, чөнки бер ялгыш алынган күз шәлнең бөтен матурлыгын бетерергә мөмкин. Беррәттән шәл иясенең гәүдә үзенчәлеген дә исәпкә алырга кирәк. Ябык кешегә зур күзләр белән бәйләсәң матур, киресенчә булганда, шәлдәге “тишекләр” кечерәк кирәк. Тагын бер нечкәлеге бар - оренбурлылар шәлне утыргычка кыстырып куеп, тарттырып бәйлиләр. Бу  күзләр бер тигезлектә, тыгыз булмасын өчен кирәк.

-Күрәсезме, нәзек, үтә күренмәле ул. Аны хәтта затлы мәҗлесләргә барганда кичке күлмәк өстеннән ябынып бару өчен дә заказ бирәләр. Нәфис булуы өстенә бик җылы да, - ди Наилә апа.

Наилә апа буш вакытларында гади шәлләр дә бәйли. Алары да тотып карасаң, йомшак, җылы, тик оренбурныкыларны күргәч, аларны гына иңнәргә саласы килә.

-Хәзер лаеклы ялда, вакытым күп. Бик тырышсам, атнага бер шәл бәйләп өлгертә алам. Болай елына 20гә якынны бәйлим. Рәхмәт әйтәләр. Олыгайсам да, кешеләрнең минем хезмәтемә карап сокланганнарын күреп, кечкенә балалар сыман шатланам. Ходай исәнлектән аермыйча, озак еллар район халкын оренбур шәлләре белән сөендерергә насыйп итсен иде, - ди Наилә Хәйретдинова. Амин, шулай булсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International