Кем – алтынга, кем – көмешкә
Районда ГТО нормаларын тапшыру айлыгы бара. Буалы хезмәткәрләр, җитәкчеләр үз көчләрен өч атна дәвамында сынады инде.
Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 71 оешма-пред-приятиедән, шул исәптән авыл җирлекләреннән, уку йортларыннан 1 меңнән күбрәк кеше “Юность” спорт мәктәбендә, “Дельфин” бассейнында төрле спорт төр-ләрендә мөмкинлекләрен ачыкларга өлгергән. Үткән шимбә иртәнге якта “Юность”та алма төшәрлек тә урын юк иде. ГТО тапшыру сайтында теркәлеп алган шәхси УИН-номеры, участок табибыннан каршылыклар булмау турында белешмә, заявка нигезендә катнашучы карточкасына ия булган (бу төп шартлар) ир-егетләр, хатын-кызлар спорт мәктәбенең һәр почмагын диярлек камап алганнар. Турникта этеләләр, урыннан озынлыкка сикерәләр, пневматик мылтыктан аталар... Нәтиҗәләрен оештыручылар “Юность”, “Батыр” тренерлары карточкага теркәп баралар. Коллегалар, танышлар бер-берсенә көч биреп торалар. Әнә, район үзәк дәваханәсе хезмәткәрләре ГТО тапшыруны чиратка салганнар. Мәктәпләрдә дә шулай.
Бу ярыш түгел, әмма иң җитезләр, көчлеләр алтын, көмеш һәм бронза значоклары ала алачаклар. Билгеле, билгеләнгән нормаларны үтәгәндә. Ә алар, шулай ук спорт төрләре, яшь төркемнәренә карап, аерыла. Соңгылары тагын йөгерүдән, йөзүдән, башка көч күнегүләреннән, алга иелүдән, чаңгыда йөрүдән һәм башкалардан гыйбарәт. Алар арасында мәҗбүри булганнары да, сайлап алынырга тиешлеләре дә бар. Яшь төркемнәре 11 баскычка бүленә – 1-5 баскычлар мәктәп укучылары, 6дан 11гә кадәргесе өлкәннәр өчен. Ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен нормативлар шулай ук аерыла. Кемнең нинди билгегә баруы соңрак билгеле булачак. Әлегә барлык сынауларны “алтын”га үтәүче егетне беләбез. Ул “Юность” тренажер залы һәм бадминтон буенча тренеры Владимир Емельянов. Яшенә җиденче баскычтагы нормативлар туры килә. Турникта үз гәүдәсен 20 тапкыр күтәргән, пневматик мылтыктан атып, биш пулядан 35 очко җыйган, урыннан 280 сантиметр ераклыкка сикергән, 50 метр араны 41,5 секундта йөзеп узган, эскәмиягә басып, алга иелеп, кулын 15 сантиметрга “чыгарган”. Тагын 5 километрга чаңгыда узышасы, 3 километрга йөгерәсе бар. Яшь чагыннан җиңел атлетика белән шөгыльләнгән егеткә боларын үтәү дә авыр булмаячак.
Бу шимбәдә ГТОны әле тапшырыга өлгермәгән буалыларны “Юность”та һәм “Дельфин”да кабат көтәләр.