Буаның “Аленушка” балалар бакчасында гаиләләр ярышты

2017 елның 11 феврале, шимбә

Дөресрәге, юл хәрәкәте иминлеге атналыгы кысаларында оештырылган “Каешыңны каптыр һәм елмай” акциясенә кушылды алар. Әлеге кустка караган Алших һәм Теңкәш авылларыннан да килгән барлыгы алты гаилә төрле ярышларда, уеннарда, башваткычларда көч сынашты. Эчке эшләр бүлегенеәң Буа районы буенча җәмәгать советы әгъзасы Рузинә Шәкүрова, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы учреждениесе белгече Сиринә Мурзакова гаиләләрнең юл кагыйдәләрен белүләрен ассызыклап, бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International